Янгел мәктәбенең элекке укучылары Әмир Камалов һәм Артур Абдуллин истәлегенә багышланган чарага махсус хәрби операциядә һәлак булган яугирләрнең туганнары, «Ватан сакчылары» дәүләт фондыннан Илнур Карабулатов, Янгел авылы хакимияте башлыгы Рөстәм Кадыйров, мәрхүмнәрнең сыйныфташлары, дуслары җыелды.
Әмир Камалов 1977 елның 14 августында дөньяга килгән. Урындагы урта мәктәпне тәмамлаган. 1995-97 елларда Ватан алдындагы изге бурычын үтәгән. Аннары Магнитогорск шәһәре аэропортында, металлургия комбинатында эшләгән. 1997 елда Әминә Абдрахмановага өйләнгән, хатыны белән Зарина исемле кыз үстерәләр иде. 2022 елның көзендә Әмир Гозәер улы өлешчә мобилизациягә эләгә. Запорожье өлкәсендә дошманга каршы көрәштә зур батырлыклар күрсәтә. Үткән елның 20 маенда авыру сәбәпле, бакыйлыкка күчә. Үлгәннән соң Батырлык ордены һәм генерал Шайморатов медале белән бүләкләнгән.
Артур Абдуллин 1988 елның 19 гыйнварында туган. 2003 елдан Первомай авылында яшәгән, Янгел урта мәктәбен тәмамлаган. Магнитогорск шәһәрендә төрле оешма-предприятиеләрдә, шулай ук вахта ысулы белән дә эшли. 2023 елның декабрендә үзе теләп Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзи һәм яу яланына юллана. Мотоукчылар ротасында гранатометчы булып хезмәт итә. Узган елның 20 мартында батырларча һәлак була.
Чарада катнашучылар ил иминлеге өчен гомерләрен аямаган егетләрне бер минут тынлык белән искә алды.
Фото һәм оригиналь текст: oskon.info