«Тренер» позывнойлы СВО сугышчысы кыска вакытлы ял вакытында сөйгән кызы белән никах укытты, ә бераздан яшьләр район ЗАГСында үз мөнәсәбәтләрен законлаштырды.
Сугышчы 2022 елдан СВО зонасында хезмәт итә. Махсус операция башланганчы ул республиканың физкультура-сәламәтләндерү комплексларының берсендә тренер булып эшләгән, позывное да шуннан алынган. Алгы сызыктагы сугыш барышында яугир үзен гаять батыр сугышчы итеп күрсәткән. Моның өчен отпуск алдыннан дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән.
Тиздән "Тренер" сугышчан иптәшләре янына әйләнеп кайтачак. Яшьләрне әлеге тантаналы вакыйга белән чын күңелдән котлыйбыз!
Фото: bashinform.ru