+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 Февраля 2025, 04:44

“Мин улларымның киләчәген якларга барам...”

“Кайчандыр картәтиләр Туган иленә сөюен күрсәткән, ә хәзер без шуны исбат итәргә тиеш”, – ди Иглин районында яшәүче Владимир Левчук

“Мин улларымның киләчәген якларга барам...”“Мин улларымның киләчәген якларга барам...”
“Мин улларымның киләчәген якларга барам...”
Акыл белән йөрәкнең тарткалашканын тойганыгыз бармы?.. Булмаса, берүзегез генә калып, төнлә тәрәзәдән тышка карагыз. Тирән итеп алынган сулыш бөтен тәнне йокы алдыннан була торган бер халәткә кертә. Һәр күзәнәкнең үз тормышы, үз җае белән яшәвен тоясың. Шунда башлана да инде йөрәк белән аның тарткалашуы. Акыл дөреслекне, чынбарлыкны, дөньяның агын да, карасын да күреп сөйләсә, йөрәк хисләргә бирелүчән шул. Ул кемгәдер мәхәббәт, икенче берәүгә хөрмәт, башкасына кызгану һәм тагын бик күп төрле хисләр утында яна. Кызганычка каршы, акыл белән йөрәк бик еш уртак телгә килә алмый. Кайчакта без, бөтенләй чынбарлыкка игътибар итмичә, бары тик күңел кушуын тыңлыйбыз. Ә башка вакытта йөрәкне кысып учка алабыз да акыл белән генә эш итәбез. Әмма бер үзенчәлек бар: ягъни йөрәк белән акылның һәрвакыт килешкән чагы була. Ул да булса – Туган илне ярату, аны саклау, яклау...

Владимир Левчук 1983 елның 11 апре­лендә Иглин авылында туган. 1нче мәк­тәптә 9 сыйныф тәмамлап, автомеханик-водитель белгечлеге буенча училищега укырга керә. Аны тәмамлаганнан соң армия хезмәтенә Төньяк Кавказга китә. Анда инженер-сапер полкында укулар уза. Аннары ике ел Кавказда, Төньяк Осетиядә хезмәт итә. Анда төрле бәрелешләрдә катнашырга да туры килә аңа. Хезмәтен тутырганнан соң яшь егет, туган якларына кайтып, трамвай депосына эшкә урнаша. Владимир анда яхшы нәтиҗәләр күрсәтә һәм бераздан бригадир вазыйфасына күтәрелә. Соңрак юл хезмәтенә эшкә алына. Анда егеткә озак эшләргә туры килми, Украинада махсус хәрби операция башлана.

– Телевизордан хәрби бәрелешләр турында сюжет күргәч, энем белән икәүләп үзебезнекеләргә ярдәм итәргә кирәклеген аңладык. Безнең бик тә “Шәйморатов” батальонына эләгәсебез килде. Әмма бу вакытта әлеге батальон тулы иде инде. Без хәрби комиссариатта гаризалар калдырып киттек. Урын булгач та шалтыратырбыз, диделәр. Озак та үтмәде, Яңа ел алдыннан безне чакырып шалтыраттылар, – дип искә ала ул көннәрне Владимир Владимирович.

Шулай итеп, 2023 елның 14 мартында ул контракт төзеп, СВОга китә. Энесе авылда торып кала.
Владимир хатыны Наталья белән ике ул – Кирилл һәм Егорны тәрбиялиләр. Озак еллар кулга-кул тотынышып яшәгән бу матур гаилә күпләргә үрнәк. Наталья кияүгә чыкканда бик яшь булган һәм, чыннан да, Владимирны ул яклаучысы да, саклаучысы да дип кабул итә. Иренең СВОга китәргә карар кылуын ул бик авыр кичерә. Хәтта аның документларын да яшереп куя ул.
Мин инде китәргә комиссия үттем, ә кулда документлар юк. Шунда телефон шалтырады. Миңа икенче көнне иртән юлга чыгарга кирәк иде инде. Наташа барысын да аңлап, документларны үзе бирде.

– Мин анда барырга тиеш идем. Бер көнне телевизордан “Фәрештәләр аллеясе”н күрсәттеләр. Анда Украинада үлгән балалар җирләнгән. Бер гөнаһсыз балаларның шулай гомерләре өзелү бигрәк аяныч. Үземнең дә улларым бар бит. Мин аларның тынычлыгын тәэмин итәргә тиеш. Алар мондый фаҗигаләрне берүк күрмәсен, – ди ир.

Иртәгә китәсе көнне Владимир әти-әнисенә кич кенә үз карары турында хәбәр итә. Ана кеше, билгеле, күз яшьләрен тыя алмый. Шулай да улының уеннан кире кайтмаячагын аңлап, үз-үзен кулга ала.
– Владимирның холкын беләм. Ул уйлаган икән – димәк, китәчәк. Аннары, СВО башлангач, ул һәрвакыт үзен ничектер гаепле тойган сыман йөрде. Имеш, башкалар анда, ә ул өйдә. Үзенә тынычлык тапмады, – дип сүзгә кушыла Наталья.
Шушы ук кичтә ир белән хатын кибеткә чыгып, барлык кирәк-яракны җыя да иртән Владимир хәрби комиссариатка юллана.
“Вован” позывнойлы ирне Донецк республикасына җибәрәләр. Соңрак Луганскида да була ул. Ир өч ай һәрвакыт алгы позициядә була. Төрле хәлләр белән очраша. Әмма биредә урнашкан туганлык хисе, ныклы дуслык егетләргә һәрвакыт көч бирә.
– Володя белән даими аралашып тордык. Әйе, кайбер чакта алар белән элемтә югалып тора. Әмма моны ул алдан әйтә иде. Анда баргач, Украина номеры алды ул. Чөнки безнең номерлардан шалтыратуны дошман күрә һәм шунда ук шул ноктага һөҗүм итә. Билгеле, озаклап сөйләшеп булмый, чөнки янәшәдә генә шартлаулар ишетелеп тора иде, – ди Наталья.

Бер көнне полкны юыну-кырыну, үз-үзләрен тәртипкә китерү өчен тылга чыгаралар.
– Бик начар бер юрау бар. Сугыш алдыннан юынырга, кырынырга ярамый, диләр. Шулай да без инде бик арыган идек, чыгып, үзебезне тәртипкә китерәсебез килә. Мунча кергәннән соң без янә алгы сызыкка юлландык. Кызганычка каршы, юраганыбыз юш килде – без барган “УАЗ” машинасы магнитлы минага эләкте. Шартлау минем аяк астында гына булды... Бәхеткә, барыбыз да исән калдык, әмма һәркайсыбыз яраланды, – ди ул.
2023 елның 5 июнендә була бу хәл. Машинада барган 7 кеше арасыннан Владимир ныграк җәрәхәтләнә. Аның аяк сөяге чәрдәкләнә. Шунда ук пешүләр дә ала ул, чөнки алар барган машинада ягулык та була. Ирне шунда ук Ростовка госпи­тальгә озаталар. Яралы солдатлар­ның барысы да тәүдә шунда китерелүен әйтә Владимир. Соңыннан гына аларны илнең төрле дәваханәләренә юллыйлар.

– Кичтән генә Владимир белән телефоннан сөйләштек. Ул миңа мунчага килүләрен әйтте. Хәтта ял иткәннәрен төшереп, видео да җибәрде. Мин тынычлап йоклап киттем. Иртән телефон тавышына уяндым. Карасам – Володяның үзебезнең төбәк номерына шалтырату... Мин аптырап калдым. Телефон дошманнар кулына да эләгергә мөмкин бит. Шулай да җавап бирде. Бу вакытта ул инде Ростовта булган икән, шуңа үз номерыннан шалтыраткан. “Мин чак кына яраландым әле. Аягымда сыдырылган эзләр бар”, – диде. Бу сүзләрдән мин тынычланып калдым. Тик хәлләр җитдирәк булган икән... – ди Наталья.

Табиблар пешкән урыннар төзәлгәч кенә операция эшләп булуын әйтә. Тиздән “Вован”ны Санкт-Петербургка озаталар. Анда ул бер ай дәвалана. Андагы табиб берничә айдан аның аякка басачагын әйтә. Ир бу хәбәргә бик борчыла: нинди берничә ай, аның бит тизрәк дуслары янына, алгы сызыкка юлланасы килә.
Кызганычка каршы, яшь табибның әйткән сүзләре дөрескә чыкмый. Уфага кайтып, госпитальдә тикшеренә ир. Монда инде табиблар аның аягына ярдәм итеп булмаячагын, һәм, гомумән, аягына башкача баса алмаячагын белдерә...
Язмыш белән килешеп, аңа буйсынып яши торган кеше түгел Владимир. Зур тырышлык белән ул барыбер култык таяклары ярдәмендә аягына баса.
– Әлеге хәлләрдән соң озак вакыт узды. Пешкән тән елга якын төзәлде. Сөякләр дә инде үз урынына утырмый, ялганган. Хәзер аларны яңадан сындырып, Илизаров аппаратын куеп, тарттырырга кирәк. Операция өчен документларымны Курганга җибәргәннәр. Тиздән андагы табиблар мине кабул итәр дип ышанам, – ди “Вован”.

– Владимир култык таякларында озак йөрде. Бервакыт көч килгәнлектән куллары да хәрәкәтләнми башлады. Бүген, Ходайга шөкер, аларны дәваладык. Инде тизрәк операция эшләсеннәр иде, чөнки аңа андагы санчастька барып, әледән-әле “больничный”ны озайтып торырга кирәк. Һәрвакыт поездда йөрү аңа җиңел түгел. Бәхеткә, аның белән барган башка пассажирлар һәрвакыт ярдәм итә, – ди хатыны.
Владимир, бу сүзләргә кушылып, безнең халыкның никадәр бердәм, ярдәмчел булуын ассызыклый. Урындагы хакимияткә дә бик рәхмәтле алар. Гаилә аларның да ярдәмен даими тоюын белдерә.

Әйе, хәрби кешенең хатыны да аның үзе кебек көчле рухлы, сабыр булырга тиеш. Наталья үзе дә нәкъ шундый гаиләдә тәрбияләнгән.
– Кыз бала булсам да, миңа кечкенәдән Туган илнең никадәр кадерле булуын аңлатып үстерделәр. Картәтиләребез аны вакытында зур авырлык белән саклап калганын барыбыз да белә. Без – чыннан да, көчле халык. Безнең каныбызга ук Ватанга карата мәхәббәт сеңгән, – дип Бөек Ватан сугышында катнашкан картәтисенең фотосурәтен күрсәтә ул.
Картәтисе Евгений Бармута 1926 елда туган. 1943 елда ул да, башка якташлары кебек үк кулларына корал алып, илебезне дошманнан азат итәргә юллана. Берлинга кадәр барып җиткән ул.

– Картәти сугыштан исән-имин кайтып, гаилә корган. Картәни белән 5 балага гомер биргәннәр. Әтием иң кечеләре иде. Гомер буе картәни белән икәүләп колхозда эшләделәр. Миңа 10 яшь тулганда ул мәрхүм булды. Әмма картәтинең сугышта алган медальләрен бик кадерләп саклавы әле дә хәтердә. Ул сугыш турында сөйләргә яратмады. Гомумән, моны ул ниндидер батырлык буларак та кабул итми иде кебек. Ир-егет Туган илен сакларга тиеш, һәм ул да шундый ватанпәрвәрләр сафында булган, – ди Наталья.

Чыннан да, авырлыкларга баш имичә, киләчәккә һәрвакыт өмет белән карап, нинди генә хәлдә калса да позитив уйлар белән яши белгән Левчуклар. Киләчәктә ике улларын зур тормыш юлына чыгарып, аларның тыныч тормышта яшәвен күрәсе­без килә, ди алар.
– Максатым – тизрәк операция ясатып, савыгу. Аннары инде я эшкә чыгарга, я яңадан СВОга юлланырга. Ни буласын табиблар да төгәл генә әйтә алмый, шуңа үземне төрлесенә әзерлим. Әлбәттә, янәшәмдә минем таянычым да, юанычым да булган хатыныма чиксез рәхмәтлемен. Мин СВОда чакта ул улларыбызны да тәрбияләде, хуҗалыкны да алып барды. Гомумән, анда егетләргә рухи ярдәм бик нык кирәк. Өйдәгеләр белән телефоннан гына сөйләшсәң дә күңел күтәрелә, көч арта. Хатыннарыбызга рәхмәт, алар безгә таяныч булганда, безгә берни дә куркыныч түгел, – ди кече сержант Владимир Левчук.

Владимирның күкрәген “Батырлык өчен”, “Шәйморатов” медальләре бизи. Ул андагы дуслары белән һәрвакыт аралашып тора. Аңлашыла, үзе монда булса да, күңеле белән ул һаман да алгы сызыкта. Чыннан да, аның һәр сүзендә, һәр карашында илебез белән горурлануы һәм җиңүнең, һичшиксез, безнең якта булачагына ышаныч чагыла. Мондый егетләребез булганда, чыннан да, моңа шикләнү урынсыз.

Гөлия Гәрәева.


Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас