+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
17 февраль 2025, 14:14

Якташыбыз батырлык үрнәге күрсәтә!

Салават районының Мәчетле авылында туып-үскән Даян Нуриев махсус хәрби операция барышында батырлык, кыюлык һәм профессиональлек күрсәтә.

Якташыбыз батырлык үрнәге күрсәтә!
Якташыбыз батырлык үрнәге күрсәтә!
"Лысый" позывнойлы бу сугышчы һәм аның артиллерия расчеты агымдагы елның гыйнварында дошман карамагындагы БПЛА пунктын юк иткән. Бу хакта якташыбыз хезмәт иткән подразделение командованиесе хәбәр итте.

Прапорщик Даян Нуриев ("Лысый" позывной) Оборона министрлыгы белән 2023 елның августында контракт төзегән. Шул вакыттан ул алгы сызыкта һәм дошманның БПЛА пунктларын, тере көчләрен юк итү буенча командованиенең бик мөһим бурычларын үти. Мәчетле авылы егете СВОга кадәр Күсепәй авылында яшәгән. Өлкән яшьтә булуына карамастан (60 яшь), ул бик яхшы физик формада һәм хезмәттәшләре арасында ихтирам казанган. Ул куелган барлык бурычларны үтәүгә җаваплы карый, иптәшләре аны кыюлыгы өчен "Бестрашный" дип йөртә.

"Лысый" Кременная шәһәре районындагы иң каты сугышларда да катнашкан. Сугышларның берсендә ул җитди яраланган һәм хәзер Мәскәүдәге госпитальдә дәвалана. 1 февральдә аңа 60 яшь тулды! Якташыбызны гомер бәйрәме белән котлыйбыз һәм тизрәк савыгуын теләп калабыз!

Фото: na-zemle-salavata.com

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас