

Салават районы хакимияте башлыгы Марс Кашапов хәрби часть командирының хәрби хезмәткәр Илфат Гайсаровка юлланган Рәхмәт хатын тапшырды.
Илфат Илгизәр улы тумышы белән Баш-Илчекәй авылыннан, ул бүген Ватанны саклау буенча бурычын намус белән үти, махсус хәрби операция уздыру зонасында яугир исемен лаеклы йөртә.
“СВОда катнашуның беренче көннәреннән үк Илфат Илгизәр улы үзен ышанычлы иптәш итеп күрсәтте, намус белән безнең Ватан сагына басты, –─ диелә хатта. ─– Ул төрле сугышчан бурычларны үтәгәндә, атышларда, катлаулы көнкүреш шартларында үзен батырларча һәм лаеклы тота, башка хәрбиләр өчен үрнәк булып тора. Якташыгызга безнең белән бергә хезмәт итүе һәм үзенең хәрби хезмәте белән җиңүне якынайтуы өчен рәхмәт белдерәм”, ─– диелә Рәхмәт хатында.
Рәхмәт хатын хәрби хезмәткәрнең абыйсы, Баш-Илчекәй авылында яшәүче Ансар Гайсаров алды.