Әмир Шаһбанов махсус хәрби операциядә 2022 елдан бирле катнаша. Беренче көннәрдән үк Изюм юнәлешендә миналардан арындыру отряды составында эшли. Офицер ул вакытта саперларга, безнең гаскәрләр һөҗүменә юлны чистарту өчен, мина кыры буйлап шуышырга туры килгәнен искә төшерә.
«Минем төркемгә юл ясау бурычы куелды. Без дошман миналарын алдык. Болар барысы да хәрби бәрелеш шартларында булды. Дошман калкулык артында иде. Шуышып, ятып, барлык мөмкин булган ысуллар белән — сиздермичә генә миналарны алырга һәм алга баруны тәэмин итәргә кирәк. Шуыштык, накладный зарядлар урнаштырдык. Шул ук вакытта тирә-якта дошманның минометлары һәм артиллериясе эшли, нәрсә һәм кайда шартлавы аңлашылмый иде. Чытырдаулар күп булды. Һәм менә шулай без обстановкада ориентлаштык һәм бу сугыш кирәк-яракларын юк иттек. Шуның белән безнең гаскәрләрнең алга баруын тәэмин иттек», — дип сөйли Әмир ШаҺбанов.
Саперлар көндез дә, төнлә дә, пычракта да, салкында да эшлиләр. Шуңа күрә аларга физик яктан нык булырга кирәк, чөнки сугышчыларда - тулы хәрби экипировка, шәхси корал, сапер җиһазлары, шулай ук аптечка һәм өстәмә паеклар.
Тулырак: https://www.bashinform.ru/news/svo/2025-02-18/sapyor-iz-bashkirii-rasskazal-o-rabote-sapyorov-v-zone-svo-4126308
Фото: https://www.bashinform.ru/news/svo/2025-02-18/sapyor-iz-bashkirii-rasskazal-o-rabote-sapyorov-v-zone-svo-4126308