+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
19 февраль 2025, 19:10

Туган як җылысы да салынган

Республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча Башкортстаннан үз теләкләре белән махсус хәрби операциягә киткәннәр һәм мобилизацияләнгәннәр өчен чираттагы, 144нче гуманитар конвой җибәрелде.

Туган як җылысы да салынган
Туган як җылысы да салынган

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов йөк төялгән конвойларны оештыруда һәм озатып йөрүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде.

– Без даими рәвештә иң кирәкле әйберләрне җибәрәбез, гуманитар ярдәм күрсәтәбез, социаль-көнкүреш мәсьәләләрен оператив хәл итәбез һәм алга таба да бу беренчел бурычны үтәячәкбез. Олауларны оештыруда һәм озатып йөрүдә катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерәм. Без бергәләп җиңүебезне якынайтабыз, – диде Ирек Сәгыйтов.

“Бердәм Русия” партиясенең төбәк Башкарма комитеты җитәкчесе Руслан Насретдинов посылкаларның Башкортстанда яшәүчеләр, Миңнегали Шәйморатов исемендәге штаб волонтерлары, иҗтимагый оешмалар һәм предприятиеләр тарафыннан җыелуын билгеләп үтте.

– Ватанны саклаучылар көне алдыннан сугышчыларыбызга өйләреннән җылы сәлам тапшырабыз. Посылкаларда барлык кирәкле әйберләр бар, ә иң мөһиме – бүген илебез сагында торучыларга ихлас ярдәм һәм рәхмәт сүзләре, – дип билгеләп үтте ул.

Йөк махсус хәрби операциядә катнашучы 20 хәрби подразделениегә билгеләнгән. Аңа 19 автомобиль, чылбырлы, күпмаксатлы транспортер-тягач, 105 кубометр агач материалы, 700 FPV-дрон, 2 квадроцикл, мотоцикл, 5 мобиль мунча, маскировка челтәрләре, бензопычкылар, генераторлар, автомобильләр өчен запас частьләр, окоп шәмнәре, буржуйка мичләре, газ баллоннары, төзелеш кораллары һәм материаллар, шәхси гигиена чаралары, азык-төлек, медикаментлар һәм газизләреннән туган як сәламнәре язылган хатлар да салынган посылкалар кергән.

Фото: "Башинформ"

Автор: Резида Валитова
Читайте нас