+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
20 февраль 2025, 22:13

Радий Хәбиров хәрби җыеннарында катнашучы укучылар белән очрашты

Бүген Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркы территориясендә республика Башлыгы Радий Хәбиров Илеш, Иглин, Әлшәй районнарыннан һәм Уфадан килгән 10нчы сыйныф укучылары белән очрашты. Чарада барлыгы 340 бала катнашты.

Радий Хәбиров хәрби җыеннарында катнашучы укучылар белән очрашты
Радий Хәбиров хәрби җыеннарында катнашучы укучылар белән очрашты

Радий Хәбиров ассызыклаганча, очрашу символик рәвештә Ватанны саклаучылар көне алдыннан уза.

- Бу - сезнең бәйрәм. Ватанны саклаучы булу өчен Ватан мәнфәгатьләрен кулыңа корал алып яклау мәҗбүри түгел. Бу лаеклы кеше, чын ир-егет булу дигән сүз. Җыеннарның биш көнендә без сезне спортчы итмәячәкбез, әмма сезгә дөрес юнәлеш күрсәтә алачакбыз, – диде Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе Башкортстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелүен әйтте.

- Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелүче быелгы ел - Русиядә Ватанны саклаучылар елы, ә Башкортстанда Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителде. Һәм безнең хәзер бөтен мәшәкатьләребез - алгы сызыктагы сугышчылар турында, - дип уртаклашты Радий Хәбиров. - Ышанам, сезнең һәрберегез дә безнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм итә - кемдер челтәрләр үрә, кемдер окоп шәмнәре ясый яки кирәкле әйберләр җыя. Болар барысы да бик мөһим, һәм егетләр моны бездән көтәләр. Бу аларның тормышын җиңеләйтә. Уйлап кына карагыз – безнең сугышчылар инде өч ел блиндажларда, палаткаларда, землянкаларда яши. Алар бик арыдылар. Ләкин без аларның барысының да исән-сау кайтачагына ышанабыз.

Республика Башлыгы шулай ук Башкортстанда югары һәм урта һөнәри белем бирүнең сыйфаты яхшыруын билгеләп үтте һәм балаларны туган төбәкнең уку йортларына укырга керергә чакырды.

– Безнең республикада укуны дәвам итү өчен төрле мөмкинлекләр бар. Бу зур вузлар яки яхшы колледжлар, без аларга җитди игътибар бирәбез, - дип мөрәҗәгать итте югары сыйныф укучыларына Радий Хәбиров. - Сез мәктәпне тәмамлап, югары уку йортына кергәндә, без Уфаның үзәгендә студентлар кампусын төзеп бетерәчәкбез. Бу - студентлар өчен 4,5 мең урын. Бу безнең егетләр үзебездә укысын өчен тагын бер стимул булыр дип уйлыйм.

Аннары Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров балаларның сорауларына җавап бирде. Укучылар, аерым алганда, махсус хәрби операцияне тәмамлау сроклары белән кызыксынды. Очрашуның ахырында республика Башлыгы балаларга эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт белдерде.

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас