+2 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
21 февраль 2025, 17:39
"Башкортстан Геройлары" программасы тиздән старт алачак
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Башкортстан Геройлары" программасын эшләтеп җибәрү турында игълан итте.
"Башкортстан Геройлары" программасы тиздән старт алачак
24 февральдә республикабызда
«Башкортстан геройлары»
программасына старт биреләчәк.
- Русия Президенты йөкләмәсе буенча без «Геройлар вакыты» федераль проектын киңәйтәбез. СВОда катнашучылар арасыннан хакимиятнең дәүләт һәм муниципаль органнарында, предприятиеләрдә һәм оешмаларда эшләү өчен квалификацияле идарәчеләр әзерләячәкбез. Алгы сызыкта аларның иң яхшы сыйфатлары чыныкты, болар – җаваплылык, намус, Ватанга тугрылык, кискен ситуацияләрдә карарлар кабул итә белү.
Бу күнекмәләр бүген җитәкче өчен бик мөһим. Программада катнашучылар тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә укулар, стажировкалар узачак, ә аннары безнең идарә командасында лаеклы урын алачак, – диде Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы җыелышта.
Фото: "Башинформ" агентлыгы
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"