+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
21 февраль 2025, 14:07

Чираттагы гумконвой алгы сызыкка китте

Бүген, 21 февральдә, Уфаның Совет мәйданыннан махсус хәрби операция зонасына Бөтендөнья башкортлары корылтае оештырган чираттагы гуманитар конвой китте.

Чираттагы гумконвой алгы сызыкка киттеЧираттагы гумконвой алгы сызыкка китте
Чираттагы гумконвой алгы сызыкка китте
Бу юлы җәмәгать эшлеклеләре Луганск шәһәре госпиталенә беренчел кирәк-яраклар, дарулар, күчтәнәчләр, шулай ук маскировка челтәрләре, экипировка комплектлары, алгы сызыктагы сугышчылар өчен шәхси гигиена әйберләре алып китте.

Төркем составында - Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты рәисе Юлдаш Йосыпов, шәхси эшкуар Айтуган Фәттахов, "Бүреләр" төркеме солисты Илшат Абдуллин, Бөтендөнья башкортлары корылтае аппараты хезмәткәрләре Альбина Сәйфуллина һәм Ләйсән Рабаданова.

Гуманитар конвойга республиканың Әбҗәлил районы Казмаш авылыннан бер төркем активистлар да кушылды, алар «Аек авыл» республика конкурсында катнаша. Санап үтелгән әйберләрдән тыш, алар безнең сугышчыларга күчмә мунча алып бара.

Мәгълүм булганча, агымдагы ел илебездә - "Ватанны саклаучылар елы", ә Башкортстанда "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы" дип игълан ителде. Гыйнварда оешма Ватанны саклаучылар көненә багышланган яңа гуманитар ярдәм җыюны игълан итте, ә бүген, бәйрәм алдыннан, гуманитар конвой махсус операция зонасына һәм сугышчылар янына госпитальгә китте.

Фото: Бөтендөнья башкортлары корылтае


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас