+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
21 февраль 2025, 20:46

Дошманның ике офицерын әсирлеккә алган

Башкортстан сугышчысы махсус хәрби операциядә чын батырлык үрнәге күрсәтә.

Дошманның ике офицерын әсирлеккә алган
Дошманның ике офицерын әсирлеккә алган
Башкортстанның Озынкүл авылыннан «Лука» позывнойлы рота командиры штурм операциясе вакытында дошманның ике офицерын әсирлеккә алган, дип хәбәр итә «Башкортстан батальоны» Telegram-каналы.

Электр-газ белән эретеп ябыштыручы яугиребез СВОның чын легендасына әверелде. Егет эретеп ябыштыру аппараты урынына кулында хәрби корал тотачагын, ә аның күкрәген ике Батырлык ордены бизәячәген уйлап та карамагандыр.

Барысы да 2022 елда, «Вагнер» шәхси хәрби оешмасы белән контракт төзегәч башланган. Алгы сызыкта булган дүрт ай аның тормышын тамырыннан үзгәрткән: өенә кайткач, "Лука" тыныч тормышта үзенә урын таба алмаган һәм ике атнадан соң ул яңадан СВО зонасына киткән.

 

Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас