+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Батырлар дәвере
21 февраль 2025, 09:06
"Ватаныбызны яклап хезмәт итәбез..."
Иглин районыннан ирле-хатынлы пар махсус операция зонасында бер үк кыр госпиталендә хезмәт итә. Хатыны - шәфкать туташы, ире -санитар. Алар төрле хәрби бурычлар үти, әмма аларны җиңүгә ышаныч, үз балаларына һәм Ватаныбызга мәхәббәт берләштерә.
"Ватаныбызны яклап хезмәт итәбез..."
Сарт-Лобово авылында яшәүче хатын СВО зонасына 2023 ел ахырында госпитальдә эшләргә киткән. Аның позывное - «Лила». Якташыбыз сүзләренә караганда, махсус хәрби операция башланганда ук ул хезмәт итәргә бару – сугышчыларыбызның сәламәтлеген саклау турында уйлана башлаган. Моңа кадәр Уфаның ковид-госпитальләренең берсендә шәфкать туташы булып эшләгән.
- Әйе, мин хәрби хәрәкәтләрнең уен эш түгеллеген бик яхшы аңлый идем. Ковид белән авыручыларны караган вакытта курку, өметсезлек, авырту һәм тормышка гаҗәеп омтылыш күрдем. Кеше тормышының бәясен дәреслекләрдән алмадым, чын күңелдән кызгануга үзем өйрәндем, - дип сөйләде яшь хатын.
Берничә айдан соң аның ире контракт төзегән.
- Мин Мәскәү шәһәренең бердәм сайлау пунктында контракт төзедем, ирем – Уфа шәһәрендә. Мин - татар, ирем - әрмән, ә безнең Ватаныбыз – бер. Ир ил өстенә куркыныч янаганда читтә кала алмый. Ирем һәрвакыт үз дәүләтенә файда китерергә теләде, шуңа күрә дә СВОга барырга карар кабул итте, - дип уртаклаша «Лила».
Бу хакта тулырак:
https://iglvesti.com/news/SVO/2025-02-20/byt-poleznym-rodine-zachetnaya-missiya-schitayut-suprugi-uchastniki-svo-4129194
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"