+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
10
Батырлар дәвере
22 февраль , 14:50

Аскында батырларыбыз игътибар үзәгендә!

Аскын авылындагы 2нче мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда укучыларны патриотик тәрбияләүгә зур игътибар бирелә.

Төп темаларның берсе - махсус хәрби операция сугышчыларына багышлана. Биредә һәр геройның исемен мәңгеләштерү буенча зур эш алып баралар. Анда сугышчыларга багышланган махсус почмак булдырганнар. Анда СВО катнашучыларына багышланган стендлар, папкалар гына түгел, СВО зонасыннан китерелгән экспонатлар да бар.

Отставкадагы подполковник Марс Кыям улы Сәяпов музей белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә тора. Ул бүгенге көндә Идел аръягы районы ветераннар советы әгъзасы булып тора һәм сугышчыларыбызга гуманитар ярдәм китерү белән шөгыльләнә. Марс Кыям улы Аскын районында туган һәм еш кына район үзәге мәктәпләрендә "Батырлык дәресләре" үткәрә, махсус хәрби операция зонасыннан экспонатлар алып кайта.

Алар арасында гильзалар, заряд футлярлары, бронежилетлар, каскалар, тренировка квадрокоптеры, шулай ук шартлатылган транспорт чарасы элементлары һәм башкалар бар.

Шулай ук, музейда махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның туганнары һәм якыннары белән очрашулар уза.

- Миңа бу тема бик якын, - ди мәктәп музее җитәкчесе Розалия Гаделисламова. - Минем улым Ридаль шулай ук махсус хәрби операция катнашучысы булып тора. Сугышчан казанышлары өчен 2нче дәрәҗә Батырлык өчен, Жуков медальләре белән бүләкләнде.

Кызганычка каршгы, икетуганым Айнур узган елның 2 октябрендә махсус хәрби операция зонасында һәлак булды. Ул хезмәт иткән вакытта “Миналардан арындырган өчен”, “Батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнде; вазыйфа бурычларын намуслы үтәгәне, ныклыгы, фидакарьлеге һәм махсус хәрби операция барышында, шулай ук дәүләт бәйрәме Русия көне уңаеннан үрнәк хәрби дисциплинасы өчен 27нче гвардия мотоукчылар дивизиясе командиры грамотасына лаек булды.

Узган елның 9 октябрендә Русия Федерациясе Президенты Указы белән “Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен” үлгәннән соң Батырлык орденына лаек булды. Мәктәп музее җитәкчесе буларак, мин һәрвакыт сугышчыларыбыз турында материаллар җыюга һәм бизәүгә, һәлак булган якташларыбыз истәлеген мәңгеләштерүгә зур игътибар бирәчәкмен.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: