+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
22 февраль 2025, 19:08

Башкортстанда «Геройларыбыз балалары» фестивале узды.

Кичә, 21 февральдә, Ватанны саклаучылар көне алдыннан, С.Х. Бикеев исемендәге Уфаның 116нчы мәктәбендә «Иптәшләр» оешмасы һәм Башкортстанның "Бердәм Русия" партиясенең "Яшь гвардиясе" оештырган «Геройларыбыз балалары» фестивале узды.

Башкортстанда «Геройларыбыз балалары» фестивале узды.
Башкортстанда «Геройларыбыз балалары» фестивале узды.
Чара Башкортстан Башлыгы грантлары фонды ярдәмендә узды һәм 400дән артык укучыны, педагогларны, ветераннарны һәм иҗтимагый оешма вәкилләрен берләштерде.

Фестиваль кысаларында укучылар маскировка челтәрләрен үрде, хатлар язды һәм СВО зонасында хәрби хезмәткәрләр өчен бүләкләр әзерләде. Бигрәк тә кечкенәләрнең катнашуы күңелне нечкәртте: алар йомшак уенчыклар текте һәм йомшак аюларын сугышчыларга тапшырды.

- Фестиваль Ватанны саклаучылар көне алдыннан узды, һәм бу аңа аерым әһәмият бирә. Шунысы мөһим, безнең укучылар сугышчыларны котлап кына калмый, ә аларга чын эшләр – хатлар, бүләкләр, маскировка челтәрләре аша ярдәм күрсәтә. Мондый башлангычлар балаларда илебезне яклаучыларга хөрмәт тәрбияли һәм баш өстендәге тыныч күкнең нинди бәя белән яулануын аңларга ярдәм итә, - диде "Безнең геройлар балалары" проекты җитәкчесе Алена Думчева.

Фото: Безмельницина Кристина


Автор: Ример Насретдинов
Читайте нас