+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
22 февраль 2025, 10:17

Җиңү белән кайтыгыз!

Бүген иртән, 22 февральдә, «Уфа-Арена» боз сарае алдындагы мәйданнан Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар кыска вакытлы ялдан соң хәрби хезмәт урынына юнәлделәр.

Җиңү белән кайтыгыз!Җиңү белән кайтыгыз!
Җиңү белән кайтыгыз!
Сугышчыларны озатырга гаиләләре килде. Шул ук вакытта хәрбиләрнең кәефе сугышчан. Бу хакта Нефтекамадан «Ислам» һәм «Белый» позывнойлы сугышчы хәбәр итте.

- Без кыска вакытлы ялга туган Башкортстанга дүртенче яки бишенче тапкыр кайтабыз. Мондый ял көннәре бик кирәк, - дип билгеләде ир-егетләр. - Гаиләм белән вакыт үткәрү, яңадан эш башлау мөмкинлеге бар.

«Нур» позывнойлы сугышчы хезмәт вакытында шулай ук берничә тапкыр кыска вакытлы ялда булган.

- Гаиләм белән булырга, өйдә төрле эшләр башкарырга өлгердем, - диде сугышчы. - Хәзер яңа көч белән алга таба хезмәт итәргә китәм.

Шулай ук, чарада Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов катнашты.

- Кадерле якташлар, хәрбиләр, егетләребезнең туганнары һәм якыннары, шулай ук озатып йөрүче хөрмәтле кунаклар! Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән бүген сезне чын күңелдән сәламлим! Сезгә чиксез ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бүген сез, чираттагы ялдан соң, яңадан махсус хәрби операция зонасына юл тотасыз. Бөтен республика, бөтен ил, без барыбыз да сезнең белән горурланабыз!

Ирек Сәгыйтов билгеләп үткәнчә, Башкортстаннан атна саен фронтка сугышчылар белән ике-өч колонна китә.

- Якташларыбыз, Русия гаскәрләренең данлы традицияләрен дәвам итеп, батырлык, каһарманлык һәм кыюлык күрсәтеп, хәрби бурычларын намус белән үти, - дип ассызыклады ул. - Күп кенә сугышчыларыбыз дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары республикада яшәүчеләрнең сугышчылар өчен бик борчылуы, һәркемнең СВОга ярдәм итүгә үз өлешен кертүе турында сөйләде. Әйтик, шушы көннәрдә генә безнең төбәк фронтка 144нче гуманитар конвой җибәрде.

- Сезне Җиңү белән, исән-сау килеш өйдә көтәбез. Безнең эш хак, дошман тар-мар ителәчәк, Җиңү безнең кулда булачак, – диде Ирек Сәгыйтов.

Фото Айрат Нөрмөхәммәтов


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас