Баймак районы хакимияте башлыгы Азамат Идрисов СВО зонасына гуманитар ярдәм китерде. Бу хакта муниципалитет җитәкчесе социаль челтәрләрдә сөйләде.
Махсус хәрби операция сугышчыларына "УАЗ" автомобиле, мотоцикл, такта-борыслар, «Урал» автомобиле өчен тәгәрмәчләр һәм башка кирәк-ярак китерелгән. Район башлыгы, шулай у, Башкортстан хәрбиләре хезмәт иткән 72нче бригаданың кадрлар бүлеге начальнигы белән очрашкан.
"Ул безнең якташ хәрбиләрнең югары дәрәҗәдәге җаваплылыгын, башкаручанлыгын һәм куелган бурычларны үтәүгә һәрвакыт әзерлеген билгеләп үтте. Очрашу вакытында хәрбиләрнең хезмәт шартлары белән таныштык, аларның һәрберсе белән сөйләштек. Сугышчыларыбызның хезмәт шартларын һәм ихтыяҗларын яхшырту мөмкинлекләре турында фикер алыштык. Аларның һәркайсы үз миссиясенең максатын төгәл белә, ни өчен көрәшүен аңлый һәм Җиңүгә ирешергә омтыла”, — дип билгеләп үтте Азамат Идрисов.
Фото:соцсети Азамата Идрисова