Башкортстан егетләре хәрби хезмәтне илебезнең кайсы төбәкләрендә генә үтми! Калининградтан — Владивостокка, Кырымнан — Камчаткага кадәр барлык частьларда һәм хәрби подразделениеләрдә ныклы физик һәм рухи әзерлекле Башкортстан егетләрен һәрвакыт очратырга мөмкин. Мәктәп яшеннән үк спорт белән актив шөгыльләнгән Уфа егете Айдар Гафаров исә армия хезмәтен илебез башкаласында тупланган Һава-десант гаскәрләренең 38нче аерым элемтә гвардия полкында үтә. Хәрби хезмәткә ул узган елның 30 июнендә чакырылган.
Айдар Әлфия һәм Илдар Гафаровларның тату гаиләсендә 2004 елның 15 мартында икенче бала булып дөньяга килә. Кече яшьтән теремек, актив малай әле мәктәпкә төшкәнче үк “Динамо-Урал” спорт комплексында йөзү белән шөгыльләнә башлый. Ә инде мәктәптә укыган елларында спортның әлеге төре буенча район һәм шәһәр күләмендә әледән-әле призлы урыннар яулый.
2020 елда башкаладагы “69нчы укыту үзәге” белем бирү учреждениесен яхшы билгеләргә тәмамлаган егет нинди һөнәр сайлаячагын үзе өчен инде хәл иткән була. Ватанга хезмәт итүне, тәртип һәм хокук саклауны төп эше итеп күргән физик һәм әхлакый яктан ныклы әзерлекле егет туп-туры Уфа Фән һәм технологияләр университеты колледжына “Хокук саклау эшчәнлеге” белгечлеге буенча укырга керә. Уку практикасын Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа шәһәре буенча идарәсенең киң билгеле 6нчы полиция бүлекчәсендә үтә.
Укуны тәмамлау белән исә Айдар Гафаров студент костюмын хәрби киемгә алмаштыра. Әйтергә кирәк, илебез башкаласындагы элита частьта да ул ныклы әзерлек, үзен яхшы яктан гына күрсәтеп, танылу алырга өлгергән. Әле күптән түгел генә аңа ефрейтор званиесе биргәннәр.
Башкортстаныбызның йөзек кашы булган егетләребезнең берсе Айдар Гафаровка алга таба да уңышлар гына юлдаш булсын! Ватаныбыз нәкъ әнә шундый көчле рухлы, ныклы физик әзерлекле, чын ватанпәрвәр егетләргә таяна!
Илдар Фазлетдинов.