+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
23 февраль 2025, 04:37

Ватанны саклаучылар көне – чын ир-егетләр бәйрәме!

23 февраль – Ватанны саклау­чылар көне. Бу бәйрәмнең тарихы 1918 елдан башлана.

Ватанны саклаучылар көне – чын ир-егетләр бәйрәме!Ватанны саклаучылар көне – чын ир-егетләр бәйрәме!
Ватанны саклаучылар көне – чын ир-егетләр бәйрәме!
Нәкъ шул елның 23 февралендә яшь республиканың Кызыл Армиясе Псков һәм Нарва янында немец илбасарларын тар-мар итә. Датаның әһәмияте
Бөек Ватан сугышы елларында тагын да көчәя. Һәр кешенең кемедер сугышта, якыннарын көтүчеләр өчен 23 февраль өмет һәм ышаныч датасы булып тора. Бүген дә 23 февраль – хәрби хезмәтне узган һәр ир-егет өчен истәлекле көн. Шул уңайдан без аларга бер генә сорау белән мөрәҗәгать иттек: “Сезнең өчен 23 февраль бүгенге вакыйгалар фонында нинди әһәмияткә ия?”


“Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина:
– Бүген безнең заман геройлары – махсус хәрби операциядә хезмәт итүче якташларыбыз. Алар белән бөтен республика горурлана. Безнең бурычыбыз – махсус хәрби операциядә катнашучыларга, ветераннарга, аларның гаилә әгъзаларына барлык яклап та ярдәм күрсәтү. Филиалга сугышчыларыбыз төрле мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә һәм безнең социаль кординаторлар аларга ярдәм күрсәтә.
Ватанны саклаучылар көне – истәлекле, тарихи бәйрәм. Бу уңайдан сугышчыларыбызга сәламәтлек, исән-сау килеш Җиңү белән гаиләләренә кайтуларын телим. Безнең көчебез бердәмлектә. Бердәм булсак, Җиңү бездә булачак!”

“Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы социаль координаторы Олег Мөфтәхетдинов:
– Бүген егетләребез илебезнең киләчәге өчен көрәш алып бара. Алар ил язмышында хәлиткеч роль уйный. Без аларның ныклы таянычы булырга тиеш.
Бүген Ватанны саклаучылар көненең мөһим­леген сүзләр белән бәяләп булмый. Үз гомерен куркыныч астына куйган егетләребез – заман геройлары.
Мин үзем махсус хәрби операция зонасында хезмәт иттем. Кызганычка каршы, яраландым, кулымны югалттым. Әмма тормышта үз юлымны таптым. Бүген мин хезмәттәшләрем белән бергә җиңүне якынайтам. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче егетләргә ярдәм итү – безнең өстенлекле бурычыбыз!

“Батя” позывнойлы яугир:
– Мин “Доставалов” батальонында хезмәт итәм. Батальон оешкан чакта ук махсус хәрби операциядә катнашырга теләк белдердем. Без үзебезнекеләргә ярдәм итәргә тиеш идек, шуңа да икеләнү булмады. Безнең мондый бәрелешләрдә тәҗрибә бар инде, шуңа кая, ни өчен баруыбызны аңлый идек.
Әзерлек үткәннән соң, сентябрьдән үк безнең батальон алгы сызыкта булды. Бу – Херсон, Запорожье өлкәләре, Донецк һәм Луганск республикалары. Югалтуларга карамастан, батальон командиры безгә һәрвакыт ярдәм итеп тора, без бер гаилә кебек. Безнең хәрби тәҗрибә егетләргә ярдәм итсә, без бик шат булыр идек, чөнки анда күптән түгел генә килүчеләр дә бар.
Күптән түгел генә ялга кайттым. Әлбәттә, озаграк ял итәсе килә. 14 көндә барлык туганнар белән күрешеп өлгереп тә булмый. Әмма без республикага һәм илгә таяныч булырга тиеш.
Быел Ватанны саклаучылар көне башка төрлерәк билгеләнә. Бәйрәм башка мәгънә алды.
Республикадан бик зур ярдәм тоябыз. Шушы ярдәм безгә бик мөһим.

“Әсән” позывнойлы яугир:
– Махсус хәрби операция башланганчы бу көнгә карата бары тик календарь-тематик мөнәсәбәт иде. Әйе, шундый хөрмәтле бәй­рәм бар, бүләккә оекбашлар, кырыну кирәк-яраклары аласың. Ә хәзер Ватанны саклаучылар көненә бөтен­ләй башка мөнәсәбәт, ягъни бу көнне чын ир-егетләрне тәбриклиләр.
Хәзер бу бүләкләр дә зур роль уйный, аларны алганда зур җаваплылык тоясың. Игътибарның теләсә нинди чагылышын бәяләү никадәр мөһим икәнен аңлыйсың, мөнәсәбәтләрдә элегрәк искә алынмаган әйберләрне кадерлисең. 2022 елдан башлап, Ватанны саклаучылар көне күпләрдә солдатка карата горурлык һәм ихтирам уята. Аллаһы боерса, һәр ир-егетнең бүгенге гражданлык позициясе үсеп килүче буынны илһамландырып торачак.

“Байкал” позывнойлы яугир:
– Бүген илебез тарихына кагылышлы бәйрәмнең һәрберсе мөһим. Әлбәттә, алар арасында Ватанны саклаучылар көне аерым урын алып тора.
Бүген, махсус хәрби операция барганда, без яшьләребезгә дөрес мәгълүмат, патриотик тәрбия бирергә тиеш. Шул ук вакытта алар өчен үрнәк кино яисә мультфильм геройлары түгел, ә батыр якташларыбыз булырга тиеш. Һәр ир-егет бүген Туган иленә ярдәм итәргә тиеш. Бу барыбыз да алгы сызыкка барырга тиеш дигән сүз түгел. Моңа гуманитар конвой җыю, сугышчыларыбызга нинди дә булса кирәк-яраклар алу, шул ук вакытта үз балаңа дөрес тәрбия бирү дә ярдәм итү дигән сүз.
Бүген алгы сызыкта хезмәт итүче хезмәттәшләремә исән-сау булуларын теләп калам! Аллаһы боерса, Җиңү бездә булачак!

Максим Демидов (хәрби хезмәтен Белгород өлкәсе Валуйки шәһәрендә узган):
– Ватанны саклаучылар көне – минем өчен мөһим бәй­рәм. Чөнки армиядә хезмәт итү минем тормышта зур урын алып тора. Ул чор гомеремнең иң кызыклы, мавыктыргыч, шул ук вакытта җиңел булмаган вакытлар­ның берсе булып тора.
Армиядә хезмәт итү зур хыялым иде. Әтием һәм карт­әтием хәрби хезмәтне лаеклы узган кешеләр. Һәрвакыт армиядә булган кызыклы хәлләр белән уртаклашып тордылар. Шуңа күрә дә армиягә хөрмәт уянгандыр.
Гомумән алганда, хәрби хезмәттән канәгать­мен. Яңа дуслар таптым. Командирларыбыз белән бүген дә элемтәдә торам. Аларның күбесе бүген алгы сызыкта – махсус хәрби операциядә катнаша. Тиздән Җиңү белән кайтуларын көтәм!

Тупланманы Ример НАСРЕТДИНОВ әзерләде.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас