Дүртөйле шәһәре 4нче урта мәктәбенең бәйрәмчә бизәлгән залында Радик Биктимер улын кадет сыйныфлары укучылары, укытучылар коллективы көчле алкышлар белән каршы алды. Һәркемне яраткан җырчыбызны якыннан күрү сөендерде дә, дулкынландырды да. Әлеге әһәмиятле очрашуны Дүртөйле шәһәр китапханәсе мәктәп коллективы белән берлектә оештырды.
Мәктәпнең хоры һәм кадет сыйныфлары укучылары ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган дәртле җырларын бүләк итте, чара кунагына үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде. Радик Биктимер улы балалар белән ихлас аралашты, “Башкортстан” полкы маршын (7нче мотоукчылар ротасы командиры урынбасары Олег Миңнегалиев сүзләренә Башкортстанның атказанган артисты Олег Жданов көе), шулай ук, “Күрше хакы – тәңре хакы” дигән җырны (Рамил Чурагул сүзләре, Роберт Тимербаев музыкасы) башкарды.
“Әсән” Русиянең ни өчен махсус хәрби операция башларга мәҗбүр булуы турында да, ничек итеп хәрби контракт төзергә карар кылуы хакында да сөйләп үтте.
– Башкорт дәүләт филармониясе оркестры составында якташларыбызны махсус хәрби операция зонасына тантаналы озатуларда, каршы алуларда даими катнаштым, күңелемдә фронтка китү теләге дә көннән-көн ныгый барды. Туган илебезнең язмышы хәл ителгән мәлдә үземнең читтә кала алмавымны төшенгәч, хәрби контракт төзедем. Аңа кул куюым 2023 елның 22 июнендә, Бөек Ватан сугышы башлануга сиксән икенче ел тулу көнендә булуын зур символик мәгънәгә ия дип кабул иттем, – диде очрашу герое. – Ә Бөек Җиңү турындагы дөреслекне саклау һәркайсыбыз өчен бик мөһим. Ул – фронтта сугышкан, тылда хезмәт иткән, блокада һәм оккупацияне кичергән миллионлаган кешенең батырлыгы нәтиҗәсе. Моны оныту – аларның истәлегенә хыянәт итү дигән сүз. Сугыш турындагы хакыйкать безгә Җиңүнең нинди бәя белән яуланганлыгын аңларга ярдәм итә һәм тынычлыкны саклауның бәяләп бетергесез әһәмияткә ия булуы хакында кисәтеп тора. Без, яше-карты, тарихны бозып язуга каршы торырга тиеш. Хәзер нацизмны җиңүдә илебезнең ролен киметү, яки фактларны бозу омтылышлары торган саен ешрак күренә. Бу милли үзаңны, безнең үз-үзебезгә ышанычыбызны какшату һәм җәмгыятьне бүлү максатында эшләнә.
Радик Биктимер улы мәктәп укучыларына һәм укытучыларына фронтка җибәргән җылы эчтәлекле хатлары, матур рәсемнәре, шигырьләре, блиндаж шәмнәре, маскировка челтәрләре, җылы йон оекбашлар өчен рәхмәт белдерде.
– Анда, яу кырында, гуманитар йөк белән килгән һәр әйберне бик кадерләп кулга алабыз, алар бит туган як һавасын, сезнең йөрәк җылыгызны сеңдергән! – диде ул.
Очрашу ахырында мәктәп коллективы яугиргә фронттагы якташларыбызга илтү өчен үз куллары белән әзерләгән зур тартма өй токмачы тапшырды.
Көннең икенче яртысында “Әсән” шәһәрнең 5нче санлы урта мәктәбе коллективы белән очрашты.
Шул ук вакытта...
“Әсән” бу кайтуында туган авылы Әсән халкы белән, шулай ук, Семилетка, Мәскәү, Иске Баеш, Өчбүлә, Иске Яндыз, Суккул, Күккуян, Исмаел, Әңгәсәк, Маядык, Иванай авылларында яшәүчеләр белән дә фәһемле очрашулар үткәрде, концерт белән чыгыш ясады. Бу чагу һәм онытылмаслык чараларда катнашкан һәркем аңа исән-сау булып, тиз арада Җиңү белән туган якларга кайтуын теләп калды.
Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.
Автор фотосы.