+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
25 февраль 2025, 06:56

Без сезне Җиңү белән көтәбез!

Бүген иртән «Уфа-Арена» боз сарае алдындагы мәйданнан Башкортстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар кыска вакытлы ялдан соң хәрби хезмәт урынына юнәлде.

Без сезне Җиңү белән көтәбез!Без сезне Җиңү белән көтәбез!
Без сезне Җиңү белән көтәбез!
Сугышчыларны озатырга дуслары, якыннары һәм гаиләләре килде. Чарада Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов катнашты.

- Кадерле якташлар, хәрбиләр, егетләребезнең туганнары һәм якыннары, шулай ук озатып йөрүче хөрмәтле кунаклар! Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән һәм шәхсән үз исемемнән бүген сезне чын күңелдән сәламлим! Сезгә чиксез ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Бүген сез, чираттагы ялдан соң, яңадан махсус хәрби операция зонасына юл тотасыз. Бөтен республика, бөтен ил, без барыбыз да сезнең белән горурланабыз!

Якташларыбыз, Русия гаскәрләренең данлы традицияләрен дәвам итеп, батырлык, каһарманлык һәм кыюлык күрсәтеп, хәрби бурычларын намус белән үти, - дип ассызыклады ул. - Күп кенә сугышчыларыбыз дәүләт бүләкләренә лаек булды.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары республикада яшәүчеләрнең сугышчылар өчен бик борчылуы, һәркемнең СВОга ярдәм итүгә үз өлешен кертүе турында сөйләде. Әйтик, шушы көннәрдә генә безнең төбәк фронтка 144нче гуманитар конвой җибәрде.

- Сезне Җиңү белән, исән-сау килеш өйдә көтәбез. Безнең эш хак, дошман тар-мар ителәчәк, Җиңү безнең якта булачак! – диде Ирек Сәгыйтов.

Без аерым сөйләшеп торган арада "Рассказ" позывнойлы сугышчы ял вакытында ремонт та эшләргә өлгерүен белдерде.

- Ял нәтиҗәле үтте. Гаиләм белән вакытымны үткәрдем, өйдә ремонт та эшләргә өлгердем. Кыска вакытлы ялга инде бишенче тапкыр кайттым. Хәзер яхшы кәеф белән алгы сызыкка юл тотабыз. Һәрвакыттагыча, үзем белән иң кирәкле әйберләр алдым: азык-төлек, шәхси гигена әйберләре, инструментлар, - дип белдерде яугир.

Фото: Динар Кәлимуллин.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас