+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
26 февраль 2025, 04:43

Окоп шәме кебек янып сүнде

СВОда һәлак булган яугир Айнур Таваев истәлегенә багышланган спорт чарасы узды

Аскын районы хакимияте Динис Йосыповның социаль челтәрләрдәге битеннәнАскын районы хакимияте Динис Йосыповның социаль челтәрләрдәге битеннән
Фото:Аскын районы хакимияте Динис Йосыповның социаль челтәрләрдәге битеннән

19 февральдә Аскын авылының “Батыр” физкультура-савыктыру комплексында Украинада баручы махсус хәрби операциядә дошманнарга каршы аяусыз көрәш алып барганда гомерен дә корбан иткән Айнур Таваев хөрмәтенә һәм истәлегенә багышланган волейбол буенча ачык турнир район мәгариф учреждениеләре командалары арасында оештырылды. Чараның инициаторлары һәм иганәчеләре – яугирнең сеңлесе Гөлшан Фәнүз кызы һәм “Башнефть-Добыча” предприятиесенең Краснохолм нефть һәм газ чыгару буенча 8нче цехы җитәкчесе Линар Садртдинов.

Чараны ачканда Күнгәк авылының “Патриот” хәрби-патриотик отряды вәкилләре яугирнең тормыш юлы турында тулырак сөйләп узды. Алар ассызыклавынча, Таваевлар элек-электән ил мәнфәгатен саклауга үз өлешен керткән. Айнурның олы картатисе Таваев Мәүфетдин 1942 елның 20 декабрендә Сталинград янында дошманның ут нокталарын разведкалау вакытында шәхсән алты немец солдатын юк иткән. Ә 1943 елның 8 гыйнварында бер төркем разведчиклар белән фрицны әсирлеккә алган. “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән Мәүфәтдин Тәвахетдин улы 1943 елның 15 августында Украина территориясендә батырларча һәлак булган. Ләкин геройлар чоры тәмамланмаган, аның варисы Айнур Таваев нацизмга каршы көрәшүне дәвам итте.

Айнур Фәнүз улы 1991 елның 2 октябрендә Күнгәк авылында Гөлфисә Шамил кызы һәм Фәнүз Баутдин улы гаиләсендә туган. Ул беренче бала булган, ә аңа 11 яшь булганда сеңлесе Гөлшан да туган.

Ул Көңгәк урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1998-2009 елларда укыган. Аның укытучылары горурлык белән Айнурның тырыш укучы булуын ассызыклый, мәктәпнең иҗтимагый һәм спорт тормышында актив катнашуы турында искә ала.

Мәктәп тәмамлагач, Нефтекама нефть колледжында укыган. Ул арада Русия Кораллы Көчләренә чакырылу вакыты да җиткән. 2010 елда армия сафларына алынган, 2011 елда рядовой Таваев демобилизацияләнгән. Туган якларына әйләнеп кайткач, максатлары зурдан була егетнең – ипотекага фатир ала, ярәшкән кызы Диана белән ЗАГСта гаилә мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерәләр.

Менә шул рәвешле изге ниятләр белән үзаллы тормыш башлап  йөргәндә Украинада махсус хәрби операция башлана. Армиядә чыныгу үткән Айнур Таваев беренчеләрдән булып, 2022 елның сентябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырыла.

Ул 27нче гвардия мотоукчылар дивизиясенең 1614нче аерым инженер-сапер батальонында хәрби бурычын җаваплы үтәде, үз эшенең профессионалы итеп күрсәтте. 2024 елның июнендә яраланса да, госпитальдән соң яңадан алгы сызыкка китә. Хезмәт иткән вакытта “Миналардан арындырган өчен”, “Батырлык өчен”, “Махсус хәрби операциядә катнашучы” медальләре белән бүләкләнә. Бурычларын намуслы үтәгәне, ныклыгы, фидакарьлеге өчен һәм Русия көне уңаеннан дивизия командиры грамотасына лаек булды.

Айнур 2 октябрьдә – туган көнендә Украинада батырларча һәлак булды. Хәрби бурычына гомерләренең соңгы минутына кадәр тугры калган яугирне соңгы юлга Күнгәк авылында узган елның 13 октябрендә озаттык, ә 9 октябрьдә ул Русия Президенты указы белән “Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен” Батырлык орденына лаек булган иде.

Яугирнең әнисе - Гөлфисә Таваева, әтисе - Фәнүз Таваев, сеңлесе - Гөлшан ТаваеваЯугирнең әнисе - Гөлфисә Таваева, әтисе - Фәнүз Таваев, сеңлесе - Гөлшан Таваева
Яугирнең әнисе - Гөлфисә Таваева, әтисе - Фәнүз Таваев, сеңлесе - Гөлшан Таваева

Яугир истәлегенә багышланган волейбол ярышында җиде команда катнашты. Турнир йомгаклары буенча беренче урынны  Башкортстан авыл хуҗалыгы һөнәрчелек колледжы командасы алды, икенче урында – Урмияз мәктәбе, өченче урында – Аскын авылы 2нче урта мәктәбе командасы.

Аскын районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар сәясәте буенча урынбасары Эльза Әхмәтгәрәева ассызыклавынча, әлеге кырыс чорда ил мәнфәгате өчен һәркемнең өлеше мөһим.

Аскын районы хакимияте матбугат хемәте фотосы Җиңүчеләр, катнашучылар, чараны оештыручылар һәм яугирнең туганнарыАскын районы хакимияте матбугат хемәте фотосы Җиңүчеләр, катнашучылар, чараны оештыручылар һәм яугирнең туганнары
Җиңүчеләр, катнашучылар, чараны оештыручылар һәм яугирнең туганнарыФото:Аскын районы хакимияте матбугат хемәте фотосы

– Гөлфисә Шамил кызы һәм Фәнүз Баутдин улы, сезнең кайгыгызны уртаклашабыз. Чын герой тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт әйтәбез. Айнур Фәнүз улының арабыздан китүе барыбыз өчен дә зур югалту. Ләкин шәхес турында истәлек исән булганда – шәхес тә исән. Айнур турында истәлек мәңге яшәячәк, – диде Эльза Әхмәтгәрәева.

Ил азатлыгы өчен 33 яшендә һәлак булган Айнурның гомере окоп шәменең якты уты кебек, чынлап та, кыска булды. Ләкин батырлыгы белән ул халык күңелендә мәңгегә калачак.

Автор:Денис Таваев
Читайте нас