+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
27 февраль 2025, 08:09

"Башкортстан Геройлары" - республиканың киләчәгенә инвестиция!"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән игълан ителгән “Башкортстан Геройлары" проекты – махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар өчен кадрлар программасы.

"Башкортстан Геройлары" - республиканың киләчәгенә инвестиция!""Башкортстан Геройлары" - республиканың киләчәгенә инвестиция!"
"Башкортстан Геройлары" - республиканың киләчәгенә инвестиция!"
Программа хакында “Ватанны саклаучылар” фондының республика филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсаринадан фикерен белдерүне сорадык.

- Безнең Фонд филиалында «Геройлар вакыты» Президент кадрлар программасы буенча катнашучылар тест уза. Бүгенге көнгә бу мөмкинлектән махсус хәрби операциянең йөздән артык катнашучысы файдаланды. Шуңа күрә бу эш безгә таныш һәм аңлаешлы. Без «Башкортстан Геройлары» төбәк кадрлар программасын тормышка ашыруга кушылырга әзер.

Без Башкортстанның Махсус хәрби операция ветераннары ассоциациясе белән берлектә әлеге программаны эшләүдә катнаштык. Мондый йөкләмә «Бердәм Русия» партиясе съездында ил Президенты тарафыннан яңгыратылды.

Бүген, уртак эш нәтиҗәсе буларак, «Башкортстан Геройлары» программасы старт ала. Укыту һәм алга таба эшкә урнаштыру – сугышчыларны социальләштерүдә мөһим адым. Безнең бурыч - ил мәнфәгатьләрен яклаучыларга лаеклы киләчәк тәэмин итү.

Программа хәрбиләрнең Башкортстан Республикасында тыныч тормышка салмак күчүен тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Проект яңадан һөнәри әзерлек үтүне генә түгел, ветераннарны эшкә урнаштыруны да тәкъдим итә.

"Башкортстан Геройлары" - ул программа гына түгел, ул республиканың киләчәгенә, аның көчле һәм тугры гражданнарына инвестиция. Ветераннарга ярдәм итү - безнең бурычыбыз, һәм без алар үзләрен яңадан җәмгыятьнең кирәкле һәм тулыкыйммәтле әгъзалары итеп хис итсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез, - диде Гөлнур Колсарина.

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас