+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
28 февраль 2025, 06:10

Ана СВОдагы уллары белән күреште!

Мәскәүдә узган патриотик концертта Дәүләкән районыннан герой-ана Наталья Ивановага сюрприз эшләнде

Ана СВОдагы уллары белән күреште!Ана СВОдагы уллары белән күреште!
Ана СВОдагы уллары белән күреште!

Мәскәүдә узган Ватанны саклаучылар көненә багышланган концертта Дәүләкән районыннан герой-ана Наталья Иванова да катнашты. Чара кысаларында СВОдан дүрт баласын көткән күпбалалы әнигә сюрприз эшләнде: уллары Анатолий, Николай, Сергей һәм Дмитрий концерт залында пәйда булды. Яугирләрнең әниләре белән озак көткән очрашуы шундый көтелмәгән һәм тантаналы рәвештә узды.


Күпбалалы ана Наталья Валерьевнаны дәүләкәнлеләр яхшы белә. Гаилә башлыгы гомер буе “КамАЗ” шоферы булып эшләгән, гаҗәеп зур йорт төзегән. Хуҗалыкны алып бару, бер-бер артлы туган биш улны тәрбияләү күбесенчә хатыны Наталья иңнәренә төшкән. Ул вакытта барысына да өлгерергә кирәк булган: ашарга пешерергә дә, өй җыештырырга да, эшкә барырга да, балаларның өй эшләрен тикшерергә дә... Ләкин яшь ана беркайчан да зарланмаган.

Малайлар кечкенәдән техника белән мәш килгәннәр, әниләренә дә булышырга өлгергәннәр. Әти-әниләре, үз чиратында, улларын тату булырга, һәрвакыт ярдәмгә килергә, гаиләне кадерләргә һәм Ватанны яратырга өйрәткән. Мәктәптә дә балалар тырышып укыган, спорт белән актив шөгыльләнгән, төрле конкурсларда, ярышларда призлы урыннар яулаган. Грамоталар, дипломнар, Рәхмәт хатларын һәм медальләрне Наталья кадерләп саклый. Сүз уңаеннан, герой-ана үзе дә медальле – “Ана даны” медале белән бүләкләнгән. Бу бүләк белән биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан хатын-кызлар гына түгел, ә аларны лаеклы кешеләр, үз иленең чын патриотлары итеп тәрбияләгән хатын-кызлар бүләкләнә.
Әти-әниләренең горурлыгына һәм шатлыгына балалар чын ир-егетләр булып үскән: хезмәт сөючән, тәрбияле һәм игелекле. Бишесе дә тормышта үз урыннарын тапкан, сөйгән ярларын да очраткан.

2020 елда гаиләгә фаҗига килә – инсульттан гаилә башлыгы кинәт вафат була. Ләкин күпбалалы ана өчен бу беренче сынау гына була. Ике елдан соң, Украинада махсус хәрби операция башлану белән уллары Оборона министрлыгы белән контракт төзи башлый һәм фронтка китә. Үз карарларын алар гади генә итеп аңлата: без булмасак, кем?

Бүген дә герой-ана алгы сызыктан дүрт улының кайтуын көтә. Өчесе махсус хәрби операция башында ук киткән, ә дүртенчесе контрактны узган елда имзалаган. Егетләрнең берсе разведкада хезмәт итә, икенчесе – радиоэлектрон көрәш батальонында, тагын икесе – ремонт подразделениесендә. Батырлыклары һәм фидакарьлекләре өчен алар Суворов, “Сугышчан батырлык өчен” медальләре, “Батыр” (Отважный) күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Наталья Иванова уллары белән горурлана, шул ук вакытта алар өчен бик борчыла.

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Мәскәүдә оештырылган концертка Наталья Иванова да чакырылды. Ләкин ул гади тамашачы булып кына калмады, концертны алып баручылар герой-ана турында туры эфирда бөтен илгә сөйләде, рәхмәт сүзләре әйтте һәм чыннан да дулкынландыргыч сюрприз эшләде: уллары Анатолий, Сергей, Николай һәм Дмитрий концерт залында пәйда булды.
Яугирләрнең һәм аларның әниләренең озак көтелгән очрашуы шундый тантаналы шартларда узды.
Дулкынландыргыч очрашуның видеосын янәшәдәге кью-ар кодны сканерлап карый аласыз.

Денис ТАВАЕВ.

 

Автор:Денис Таваев
Читайте нас