Илнең 20 субъектыннан, шул исәптән Башкортстаннан да, иреклеләр беренче ярдәм күрсәтү буенча инструктор булырга әзерләнә. Алынган күнекмәләрне алар үз төбәкләрендә яшәүчеләргә тапшырачак, шулай ук остазлар составында чик буе һәм СВО зонасына чыгачак.
"Әлеге курста без беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләренә өйрәнәбез һәм алган белемнәрне төбәгебез халкына тапшырачакбыз. Без мәгълүмат үзләштерә торган формат уникаль, чөнки биредә теория практика белән берләштерелгән. Кеше гомеренә куркыныч янаучы катлаулы хәлләр белән без көндәлек тормышта еш очрашабыз һәм безнең гамәлләребез кешенең гомерен саклап кала алырмы-юкмы икәнлегенә бәйле", - дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасындагы "Халык фронты" яшьләре координаторы Рөстәм Сәлахетдинов.
Бер атна эчендә волонтерлар үзләренә һәм зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтергә, шулай ук яралыларның хәлен ашыгыч ярдәм килгәнче тотрыклыландырырга өйрәнәчәк. Курс программасына гамәли дәресләр, полигонда белемнәрне ныгыту, төнге күнекмәләр һәм башка бик күп нәрсәләр керә.
"Катнашучылар илнең төрле төбәкләреннән килде. Инде шактый күнекмәләр, кан китүне туктату техникасын өйрәндек. Төгәл гамәлләр белән бер командада эшләргә өйрәнәләр, бер-берсе белән бик яхшы хезмәттәшлек итәләр", - дип билгеләде "Архангел" оешмасы инструкторы Наталья Сорокина.
Булачак инструкторларның алдагы эшенә "Архангел" тактик әзерлек үзәгенең өлкән остазлар составы җитәкчелек итәчәк.
Фото: bashinform.ru