Ленара Иванова сүзләренчә, республикада чараларның иң зур күләме сугышчыларның балаларына карата юнәлтелгән. Алар өчен балалар бакчаларына һәм түгәрәкләргә, озайтылган көн төркемнәренә бушлай йөрү, туклану, гомумшәһәр транспортында йөрү, балалар лагерьларында ял итү һәм сәламәтләндерелү, шифаханә-курортларда дәвалану каралган.
"Махсус хәрби операциядә катнашучылар үзләре дә, аларның гаиләләренең өлкән әгъзалары да игътибарсыз калмый. Аларга шулай ук шифаханә-курортларда дәвалану, социаль хезмәтләр, индивидуаль торак йортларны газлаштыруга сертификатлар бирелә, республика колледжларында балаларны укыту бәясе компенсацияләнә, кабул ителгән соңгы чараларның берсе — Уфадан көнчыгышка чыгу юлында йөргән өчен түләүдән азат итү. Гомумән алганда, махсус операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чараларына узган елда гына да 13,4 миллиард сум юнәлдерелгән. Шул ук вакытта ярдәм чаралары исемлеге даими рәвештә киңәйтелә. Быелдан физкультура-сәламәтләндерү хезмәтләре күрсәтүче спорт оешмаларына бушлай йөрү өчен 10 мең сумлык сертификат алу хокукына шулай ук ГТО нормативларын уңышлы тапшырган инвалидлык белән махсус операция ветераннары да ия булачак", — дип сөйләде Ленара Иванова.
Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына консультация һәм психологик ярдәм күрсәтү мөһим ярдәм чарасы булып кала бирә.
Тулырак: https://www.bashinform.ru/news/svo/2025-02-27/v-bashkirii-sozdana-odna-iz-luchshih-sistem-podderzhki-uchastnikov-svo-i-ih-semey-4138625
Фото:Эдуард Кускарбеков