Программа махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан идарәчеләрнең яңа буынын әзерләүгә юнәлдерелгән. Проект Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе кысаларында гамәлгә ашырыла һәм “Геройлар вакыты” федераль башлангычының дәвамы булып тора.
Бу җәһәттән Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Салават Хөсәенов та үз фикерләрен белдерде.
— Әлеге программа, чыннан да, бик мөһим. СВОда катнашучышы якташларыбыз һәрвакыт җитәкчелекнең игътибар үзәгендә булды, ә бу шуның дәвамы булып та тора. Радий Фәрит улы шул рәвешле кадрлар резервын да булдырырга тырышты. Билгеле, махсус хәрби операциядә катнашучылар көчле рухлы, үз республикалырының чын патриотлары. Бу республиканы арытаба үстерүдә кирәкле сыйфатларның берсе. Шулай ук аларның күп өлкәдә остаз булулары да бу җәһәттән бик уңышлы.
Белүебезчә, якташларыбызның күбесе СВОда зур вазыйфалар били, шуңа да аларга тыныч тормышта шушы юнәлеш буенча эшләргә авыр булмас.
Шул ук вакытта, республика төрле сугышларда үзенең яугирләре белән аерылып тора. Махсус хәрби операциядә дә егетләр моны дәвам итә. Шуңа да республика Башлыгының бу башлангычы бик урынлы һәм кирәкле, дип уйлыйм, — диде ул.