Башкортстанда Фәнни-технологик үсеш буенча дәүләт комитеты төзелде. Тиешле указга кул куелу турында кичә Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә республика Башлыгы Радий Хәбиров белдерде. Ә Башкортстанның Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты министрлык итеп үзгәртеләчәк. Аны моңа кадәр дәүләт комитеты рәисе вазыйфасын биләгән Вито Сабиров җитәкләячәк.
“Яшьләр белән эшләү –─ безнең төп бурычыбыз. Без кайчан да булса үз вазыйфабыздан китәрбез. Бездән соң яшьләр киләчәк. Алар дәүләткә карата аңлы, ачык позиция белән килергә тиеш. Шуңа күрә Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитетын Яшьләр сәясәте министрлыгына үзгәртү турында карар кабул иттек”, –─ диде Радий Хәбиров.
Киңәшмәдә торак-коммуналь хуҗалык министры Ирина Голованова яңа җылыту сезонына әзерлек турында сөйләде. Аерым алганда, ул республиканың кайбер муниципалитетларының узган елда беренче тапкырдан әзерлек паспортлары ала алмавын искә төшерде. Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, быел Башкортстанда җылыту сезонына әзерлекне катгыйрак күзәтәчәкләр.
Коммерциягә карамаган бакча ширкәтләре җитәкчеләре теге яки бу мәсьәләләрне хәл итүдә республиканың эшлекле партнерлары булырга тиеш. “Миңа бердәм партнер кирәк. Әлбәттә, ассоциация бар, әмма ул барысын да берләштерми һәм безнең өчен партнер булып чыгыш ясый алмый, шуңа күрә кешеләргә иң эшлеклеләрен сайларга кирәк. Бу эшкә теге яки бу дәрәҗәдә 1,5 миллион кеше җәлеп ителгән, шуңа күрә грамоталы идарә, вәкаләтләр бирелгән ширкәт җитәкчеләре таләп ителә. Аларга ярдәм итү өчен безгә алар ягыннан дөрес документлар, дөрес устав һәм башкалар кирәк”, — дип йөкләмә бирде төбәк Башлыгы үзенең идарә командасына.
24 февральдә республикада “Башкортстан Геройлары” төбәк программасы старт алды. Радий Хәбиров белдерүенчә, ул СВОда катнашучылар арасыннан яңа идарәчеләр тәрбияләүгә юнәлтелгән. Программа турында тулырак Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Азат Бадранов сөйләде.
Анда катнашу өчен Русия гражданлыгы, югары яки урта махсус һөнәри белем, кешеләр белән җитәкчелек итү тәҗрибәсе, СВОда катнашучы статусы кирәк. Азат Бадранов мәгълүматы буенча, 3 мартка, ягъни бер атна эчендә, программада 665 кеше теркәлгән. Алга таба анда катнашучыларны сайлап алуның тагын берничә баскычы көтә. Сайлап алуның объективлыгын һәм кагыйдәләрнең үтәлешен Иҗтимагый совет тикшереп торачак. Аңа дәүләт органнары, югары уку йортлары, бизнес вәкилләре һәм башкалар кергән. Программада җиңүчеләр дәүләт органнарында һәм муниципаль хакимияттә, шулай ук дәүләт һәм коммерция компанияләрендә эш урыны ала алачак. Башкортстан Башлыгы үзе дә элекке яугирләрнең остазлары сафында булырга ниятли.
“Мин Павел Самойлин белән очраштым. Без аны барыбыз да беләбез: биш баласы бар, сугышка киткән, каты яраланган. Күңеле күтәренке, эшләргә бик тели. Аңа 53 яшь. Яшәргә дә яшәргә әле. Доставаловчылар командиры белән очраштым –─ 43 яшьтә, шулай ук программада катнашырга әзер. Аларга хәрби хезмәттән тыныч кына гражданнар хезмәтенә күчү зарур. Проектка формаль карамагыз!” –─ дип өстәде Радий Хәбиров.
Башкортстан “Кече Ватан мәдәнияте” проекты буенча федераль бюджеттан 660 миллион сумнан артык акча алган, ә республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә финанслауның гомум күләме 800 миллион сумга якын тәшкил иткән. Башкортстан “Бердәм Русия” партиясенең федераль проектында 2017 елдан бирле катнаша. Аның ярдәмендә учреждениеләрнең җитди проблемалары хәл ителә. Киңәшмәдә бу хакта мәдәният министры Әминә Шәфыйкова чыгыш ясады.