Нефтекамадан махсус хәрби операциядә катнашучы "Казань" позывнойлы өлкән лейтенант сугышта батырлык күрсәткән. Аның турында шәһәр хакимиятендә хәбәр итәләр.
“Казань" һәм аның хезмәттәшләре 2022 елның язында хәрби задание ала. Сугышчылар дошманга, гадәттәгечә, иртә белән түгел, ә төш вакытында, эсселек башланып, йокыга тарта башлагач, уяулык кимегән чакта һөҗүм итәргә булган.
Разведчиклар төркеме дошман көчләре урнашкан бина янына килә. Безнең сугышчылар сакчыларны юк итә һәм алар корылма эченә үтеп керә.
"Төркем белән барганда алда гараж тора иде, анда зур булмаган тәрәзәсе күренә. Мин тәрәзә аша карарга булдым һәм күзләрем дошман сугышчысының күзләре белән очрашты. Бер секунд чамасы вакыт эчендә мин шунда ук башымны алдым һәм граната ыргыттым. Шартлау. Эчке якны тикшерү өчен үзем тәрәзәдән кердем. Рацияне күреп, аңа таба сузылдым, һәм шунда ук үземә текәлгән күз карашы тойдым. Гараж эчендә тагын бер дошман булган икән. Мин аны әсирлеккә алдым, көрәштәшләре дә әсирлеккә бирелсен өчен рация аша үз телендә әйттердем", — дип искә ала «Казань».
Безнең разведчиклар, дошман рациясеннән файдаланып, бик күп файдалы мәгълүматны ачыклаган: кем командир, позывныйлары нинди һәм ВСУ көчләре кайда засадада утыра. Сугышчан бурычны уңышлы үтәгәннән соң, “Казань" Батырлык ордены белән бүләкләнгән.
Яшь нефтекамалы - кадр офицеры, Казан танк училищесын тәмамлаган. СВО зонасына 2022 елның 27 февралендә эләккән. Жуков, “Сугышчан батырлыклары өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Шунысы игътибарга лаек: “Казань" — Бөек Ватан сугышы ветераны, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Мостафа Дәүләтовның оныгы, ул да сугыш елларында разведротада хезмәт иткән. Сугышчан иптәшләре белән картәтиләренең фашистлар өчен стратегик әһәмиятле тимер юл күперен ничек шартлатканнарын оныклары яхшы белә.
Сугышчан заданиене уңышлы үтәгәне өчен Мостафа Дәүләтовны Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләгәннәр. Шулай итеп буыннар күчәкилүчәнлеге дәвам итә!
Фото:сайт администрации Нефтекамска