Аскын районында яшәүче медик СВО зонасында «Һәлак булуга дучар кешеләрне коткарган өчен» медале белән бүләкләнде. Бу хакта муниципалитет хакимиятендә хәбәр иттеләр.
- «Клычок» позывнойлы сугышчы үзенең куркыныч, ләкин шулкадәр мөһим эше өчен югары бүләккә лаек булды. Ул аның экстремаль шартларда кешеләрне коткарганда күрсәткән батырлыгын, тәвәккәллеген һәм профессиональлеген таный, - дип билгеләп үттеләр район хакимиятендә.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстан яңа елдан Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән ир-егетләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күләмен 2 миллион сумга кадәр арттырды. Уфадан контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү 700 мең сумга кадәр арттырылды.
Контракт төзүчеләргә айлык хезмәт хакы түләнә, ул бер айга 210 мең сумнан. Шулай ук сугышчыларга аерым казанышлары — дошман техникасын кулга төшергән һәм юк иткән өчен бүләкләү каралган.
Фото: bashinform.ru