Доклад кысаларында СВО ихтыяҗларына җәлеп ителү буенча Русия Федерациясенең иң актив субъектлары рейтингы нәтиҗәләре игълан ителде. Анда - Русиянең 15 төбәге. Рейтинг лидерларының беренче өчлегендә - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе һәм Башкортстан.
Доклад авторлары Башкортстан җитәкчелегенең СВО ихтыяҗларына максималь оператив һәм тирән җәлеп ителүен, төбәк һәм тулаем ил кысаларында милләтара һәм конфессияара татулыкка ышанычлы өлеш кертүен билгеләп үтте.
Республиканың башка аерым өстенлекләре арасында - халык, СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары белән киң колачлы патриотик һәм аңлату эше, СВОга ярдәм итүнең республикада төзелгән гуманитар инфраструктурасы. Шулай ук, Башкортстанны башка төбәкләрдән иң күп санлы ирекле формированиеләре һәм хәрбиләргә һәрьяклап ярдәм итү челтәре аерып тора.
Сәяси мәгълүмат үзәгенең генеральный директоры Алексей Мухин билгеләп үткәнчә, барлык төбәкләр дә бу ихтыяҗларга адекват җавап биргән, күпчелек субъектлар бу юнәлештә нәтиҗәле менеджмент системасын булдыра алган. Аның сүзләренчә, бу, күбесенчә, төбәк башлыкларының шәхси катнашуына бәйле. Ярдәмнең нәтиҗәлелеге мисалы сыйфатында эксперт Башкортстанны билгеләп үтте.
- Мин Башкортстан моделен өйрәндем. Анда мобилизацияләнгәннәрне һәм контрактчыларны гуманитар ярдәм белән тәэмин итүнең үз инфраструктурасын төзи алганнар. Республика ЛХРда Башкортстан сугышчыларын фронтның бөтен юнәлеше буенча гуманитар тәэмин итү буенча логистик үзәк төзеде. Адреслы ярдәм шул сәбәпле аеруча нәтиҗәле булды, - дип сөйләде Алексей Мухин.
Фото: "Башинформ" агентлыгы