Батырларны заман тудырса да, гомерне аналар бирә. Шундый батыр ул тәрбияләп үстергән асыл аналарның берсе Фәһидә Барый кызы Калтасы районының Краснохолм авылында гомер кичерә. Ил Президенты Владимир Путин указына ярашлы Суворов медале белән бүләкләнгән улы Владислав — гаиләдә уртанчы бала. Аның апасы Земфира һәм энесе Рөстәм дә төпле тәрбия һәм белем алып, үз һөнәрләре буенча эшләп, җәмгыять һәм халык хуҗалыгы үсешенә лаеклы өлеш кертүче кешеләр.
Үз вакытында Ватан алдындагы хәрби бурычын намус белән үтәп, озак еллар техника ремонтлау остаханәсендә эшләгән һәм машиналарны энәсеннән җебенә кадәр белгән Владислав Дмитриевич контракт төзеп СВО зонасына бару турында җаваплы карарны үзе өчен андагы иптәшләре белән озак кына сөйләшкәннән соң кабул итә. Иптәшләре зыян күргән яки ватылган техниканы тиз арада төзекләндереп, сафка бастыру өчен нәкъ менә аның кебек осталарга ихтыяҗ зур булуы турында белдерә һәм үз сафларына кушылырга чакыра. Әлеге сөйләшү ватанпәрвәр ир-узаманны хәрби комиссариатка алып килә һәм ул узган елның җәй башында илнең Оборона министрлыгы белән контракт төзи.
Тиешле әзерлек үтеп, махсус хәрби операция зонасына килгәннән соң Владислав Дмитриевичның алтын куллы оста ремонтлаучы гына түгел, танк батальонында бик кирәкле сирәк белгеч, ә иң мөһиме, һәр йөкләтелгән бурычны җиренә җиткереп башкаручы чын каһарман булуын да тиз күреп алалар. Шул рәвешле СВОда узган бер елга якын вакыт эчендә алгы сызыктагы байтак җаваплы операцияләрдә катнашырга туры килә Владислав Егоровка. Әлбәттә, данга тулы мизгелләр дә, яраланулар да, иптәшләрен югалтулар да бу чорда аның тормышында байтак була...
Менә ниләр языла Владислав Егоров турында ул хезмәт иткән 90нчы гвардия танк дивизиясенең 6нчы гвардия танк полкы белешмәсендә:
“Рядовой Егоров Владислав Дмитриевич контракт буенча хәрби хезмәтне 2024 елның 13 июненнән оператор вазыйфасында үтә. Сугышчан бурычларны үтәгәндә күп тапкырлар югары һөнәри әзерлек һәм батырлык үрнәге күрсәтте. 2024 елның ноябрендә Донецк Халык Республикасының Новодмитовка авылы янында 2нче мотоукчылар батальонының алга һөҗүме вакытында, катлаулы шартларга һәм дошман беспилотниклары туктаусыз артиллерия уты яудыруга карамастан, В. Д. Егоров зур һөнәри осталык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтеп, тотрыклы радиоэлемтәне тәэмин итте. Нәтиҗәдә, подразделение барлык билгеләнгән бурычларны тиешле вакытта һәм тулы күләмдә тормышка ашыра алды.
Русия Федерациясенең Кораллы Көчләрендә хезмәт чорында рядовой Егоров Владислав Дмитриевич кыюлык һәм ныкышмалылык үрнәге күрсәтеп, яудашларының зур хөрмәтен яулады һәм үзен чын Ватан сакчысы итеп танытты”.
Шушы һәм махсус хәрби операция барышындагы башка күпсанлы кыю гамәлләре өчен Владислав Егоров ил Президенты Владимир Путинның 2024 елның 23 ноябрьдәге указына ярашлы Суворов медале белән бүләкләнә. Ә 2024 елның декабрь ахырында, Кремль курантлары сугарга санаулы гына сәгатьләр калганда ул алдан хәбәр итмичә генә кыска вакытлы ялга кайтып төшә. Әлбәттә, аның ялга кайтуы улы өчен җан атып торучы әнисе Фәһидә Барый кызы өчен дә, туганнары-якыннарына да иң зур Яңа ел бүләге була. Яңа ел каникуллары бетүгә исә, ничек тыныч кына кайтып кергән булса, шулай ук артык хисләргә бирелми генә хәрби хезмәт итү урынына юллана. Анда исә аны әлеге югары бүләк көтеп торган була.
Батыр якташыбызны алга таба да Ходай саклап йөртсен һәм аңа озак көттерми Җиңү белән туган якларына әйләнеп кайтырга язсын дигән изге теләктә калыйк! Ә инде шундый батыр уллар үстергән барлык аналарга күркәм сабырлыклар насыйп итсен!
Илдар Фазлетдинов.