Республика үзебезнекеләрне ташламый. Һәм бу әлеге вакытта махсус хәрби операция бурычларын үтәүче геройларга гына түгел, аларның гаиләләренә дә кагыла. Яугирләрнең якыннары нинди ярдәмгә исәп тота ала? Түбәндә иң популяр ярдәм чаралары белән таныштырабыз.
Балаларга ярдәм чаралары
Әтиләр хәрби бурычларын үтәгән вакытта аларның балаларын үстерешергә республика ярдәм итә. Иң зур ташламалар исемлеге нәкъ менә, биләүдән башлап, колледжга керүгә кадәр, балаларны колачлый. Мәсәлән, өч яшькә кадәрге балаларга “Сөт кухнясы”ннан ризыклар бушлай бирелә, шушы ук бу хокуктан йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар да файдалана. Продукцияне якындагы “Сөт кухнясы” пунктында алырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны milkrb.ru сайтында табарга була.
Баланы яшь ярымнан балалар бакчасына урнаштыруда да бернинди проблема юк: СВОда катнашучыларның балалары өчен урыннар чираттан тыш бирелә, һәм мәктәпкәчә учреждениегә алар түләүсез йөри. Ә быелдан тагын бер кагыйдә гамәлдә: СВОда катнашучыларның гаиләләре баланы өйгә иң якын булган балалар бакчасына күчерә ала.
Мәктәп укучылары өчен ниләр каралган?
Мәктәп укучылары һәм көндезге бүлектә укучы колледж студентлары бушлай кайнар аш белән тәэмин ителәләр. Шулай ук, алар шәһәр һәм шәһәр яны автобусларында аена 60 тапкыр бушлай йөри ала. Ата-аналар теләге буенча балаларын үзләре өчен уңайлы булган теләсә кайсы мәктәпкә күчерергә мөмкин. Колледжда уку өчен түләүгә компенсация бирелә, ягъни колледжда беренче тапкыр укучы студентларга укыган өчен акча кайтарыла. Компенсация күләме бер семестр өчен ─ 30 мең сум, яки уку елы өчен 60 мең сум тәшкил итә. 2023-24 уку елы өчен компенсация алуга гаризаны 2025 елның 1 июненә кадәр бирергә кирәк.
Дәүләт яшьләрнең ялын оештыру турында да кайгырта. Мәктәп укучыларына бушлай озайтылган көн төркемнәре оештырылды, ә ул булмаган очракта, әмма ихтыяҗ бар икән, мәктәпләр махсус төркемнәр ача ала. Шулай ук, балалар дәүләт учреждениеләрендәге түгәрәкләргә һәм секцияләргә түләүсез йөри, аларга җәйге лагерьга бушлай юлламалар бирелә.
Көнкүреш проблемаларын хәл итүдә ярдәм
СВОда катнашучы гаиләсендә килеп туган теләсә нинди көнкүреш проблемасы оператив хәл ителергә тиеш. Бу - республика Башлыгы Радий Хәбировның таләбе, һәм барлык шәһәр һәм район хакимиятләре башлыклары аны үтәргә тиеш. Әгәр сез сорау белән кемгә мөрәҗәгать итәргә белмәсәгез, Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабына 8 (800) 201-89-03 телефоны буенча шалтырата аласыз, штаб көн саен 9.00дән 18.00 сәгатькә кадәр эшли. Волонтерлар өйдәге, хуҗалыктагы эшләрдә ярдәм итәчәк, азык-төлек, дарулар алып киләчәк, утын ярачак. Әйткәндәй, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре утын бәясенең 10 процентын гына түли, ташламаны урындагы урманчылык бирә. Хәрби хезмәткәрнең гаиләсе көнкүреш калдыкларын чыгару буенча урындагы төбәк операторына мөрәҗәгать иткән очракта, аны чүп-чар чыгару өчен түләүдән дә азат итәчәкләр.
Авыл җирендә яшәүче гаиләләр өчен тагын бер мөһим ташлама — йортка газ кертүгә 100 мең сумлык сертификат. Аны алу өчен республиканың Халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә, яки Күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Шулай ук, СВОда катнашучыларның гаиләләре өйләрендә бушлай социаль хезмәтләр алу мөмкинлегенә ия, ә өлкән кешеләр һәм инвалидлар интернат-йортларга чираттан тыш урнаштырылу хокукына ия. Бу мәсьәлә буенча "кайнар линия" эшли, телефоны: 8-800-775-00-14.
Фото: башинформ