Артур Ришат Төхвәтуллинның Уфадагы концертында җырчы Линар Шәймөхәммәтов белән очрашкан. Артур белән фотоларны Линар социаль челтәрләрдә күрсәтте.
«Артурик концертка килде. Очрашуыбызга шат идем, «братым», – дип яза Линар.
Артур 2022 елның октябрь аенда мобилизациягә эләккән иде. Хәрби әзерлек узган вакытта ул «Киек каз юллары» җырын искиткеч оста башкарды. Җыр Филүс Каһиров репертуарыннан. Артур турында: «Филүстән дә шәбрәк җырлый», – диючеләр дә булды. Ул Филүс Каһировның Казанда узган концертында да чыгыш ясады.
Фото: Шәймөхәммәтовның шәхси аккаунтыннан