Махсус хәрби операция яугирләренә һәм ветераннарына хезмәт баскычлары буенча үсүдә өстенлекле шартлар тудырылырга тиеш һәм бу максатта аларның югары гражданлык мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдалану таләп ителә. Ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан иң югары дәрәҗәдә куелган әлеге бурыч үтәлешенең нәтиҗәләре Русиянең барлык төбәкләрендә күренә башлады, дип әйтергә мөмкин. Алар төбәкләрнең кадрлар резервына кертелеп, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрдә җаваплы вазыйфаларга җәлеп ителә. Әлеге өлкәдәге тәҗрибәнең Башкортстанда да киң таралуын күрәбез. Элекке яугирләр, махсус хәрби операция ветераннары республиканың идарә органнарына үрләтелә. “Башкортстан Геройлары” дип аталган яңа программа эшли башлады. Шул рәвешле, Башкортстан үсешенә зур өлеш кертергә сәләтле яңа буын лидерлары барлыкка килә.
Шул ук вакытта махсус хәрби операция ветераннарының һөнәри һәм югары гражданлык мөмкинлекләрен төбәк мәнфәгатьләрендә нәтиҗәле файдалануга яңадан-яңа мисаллар да бар. Бүздәк районында, мәсәлән, Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә каты яраланып, икенче төркем инвалиды буларак Русия Кораллы Көчләре сафларыннан демобилизацияләнгән Рузил Рөстәмов 2024 елда район Советына депутатлар сайлауда үзенең кандидатурасын тәкъдим итә һәм җиңеп чыга. 15нче Килем округыннан депутат, яугир-ветеран хәзерге вакытта район Советының гуманитар һәм социаль мәсьәләләр буенча даими комиссия әгъзасы да булып тора. “Кызыл таң” гәзите хәбәрчесе халык депутаты белән очрашып, иң беренче чиратта, аның фронтта алган яраларын дәвалау курслары барышы белән кызыксынды.
– Бүздәк районы дәваханәсендә, яугир-ветеран буларак, махсус медицина күзәтүендә торам, – диде сугыш ветераны, әңгәмәне башлап. – Бүген чираттагы тикшеренүләр көне иде, рентгенга төшерделәр, анализлар бирдем. Очрактан файдаланып, игътибарлы карашлары өчен дәваханәнең травматология бүлеге табибларына “Кызыл таң” гәзите аша да олы рәхмәтемне җиткерәсем килә.
– Миннән шактый кече булсаң да, гаять каты яраланып, исән калганың өчен олылау йөзеннән сиңа Рузил Илдус улы дип дәшәргә рөхсәт ит! Үзең белән якыннанрак таныштыр әле.
– Миңа 42 яшь – Бүздәк районының Сыртлан авылында 1983 елда туганмын. Әнием Тәнзилә Салихҗан кызы – шушы авылныкы, әтием чыгышы белән Благовар районының Бозаулык авылыннан. Әти-әнием элек “Бүздәк” совхозында эшләделәр. Безнең гаилә кебек гади авыл хезмәтчәннәре бу тирәдә өй борынча дип әйтерлек. Тормышыбыз җитеш булды, дип мактана алмыйм. 45 яшькә дә җитмәстән, әтием гүр иясе булды. Әнием белән Сергеевка авылында да яшәп алдык. Аннары яңадан Сыртланга кайттык. Аңа якын гына урнашкан Гафури авылы мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамладым. 2001 елда Русия Армиясе сафларына чакырылганчы, төрле оешмаларда эшләдем. Армиядә Ярославльдә – тимер юл гаскәрләрендә хезмәт иттем.
– Хезмәт иткәндә авыл малайлары армиядә калырга тырыша. Синдә андый уй тумадымы?
– Нишләптер бу турыда уйламадым. Хәрби хезмәт бит инде ул тормышта бер мизгел кебек кенә, үтә дә китә. Мин электровоз машинисты белгечлегенә ия булдым, әмма аның кирәге чыкмады. Язмышыма шулай язылгандыр. Ә бит безнең як өчен ул ару гына һөнәр, чөнки авылыбыз яныннан гына тимер юл үтә. Яшь чакта тормыштагы югары максатлар ничектер читтәрәк йөри. Мин дә шулай яшәдем, акчасы мулрак эш урыны табып, йорт салып, кешечә тормыш корырга омтылдым.
– Максатка ирешү насыйп булдымы соң?
– Тулысынча булмаса да, якынайдым барыбер. Бүздәк юл ремонтлау-төзү идарәсендә юл эшчесе булып эшли башладым. Мин үзем эшкә уңган, көчем бар, яшь чакта дәрт тә ташып тора, начар гадәтләрем юк. Җитәкчебез Раил Фирдәүс улы Фәррахов мине ихтирам итте. Акча әйбәт чыга. Бүздәктән Чакмагыш ягына юл буенда Әмир авылы бар – шундагы хуҗасыз торган бер йортка күзем электән төшкән иде. Гаилә корып, җәмәгатем Альбина белән бергә яши башлагач, шул йортны сатып алдык. Хатыным сәүдә эшендә, шәхси кибеттә сатучы. Матди мөмкинлекләр табып, теге искерә башлаган йортны бераз яңарттык. Кызыбыз Розалия белән улыбыз Радик туды.
– Менә шулай, кем әйтмешли, тормыш бөтәеп, матур гына яши башлаганда...
– Әйе, 2022 елның 26 сентябре җитте, өлешчә мобилизация башланды. Солдат хезмәтен үткән кеше буларак, моны җиңел һәм тыныч кабул иттем. Без барып җиткәнче сугыш бетәр, орден-медальсез калырбыз, дигән уйлар да башка кермәде түгел. Менә шундыйрак җиңелчә уйлар өстенлек итте фронтка киткәндә. Бүздәктән бер төркем якташлар белән Луганск Халык Республикасына эләктек. Ул вакытта гаскәрләрдә оештыру мәсьәләләре, хәрбиләрне кирәк-ярак, кием-салым белән тәэмин итү җайлана башлаган иде. Хәрби әзерлек курсларын үттек, сугышчан имтиханнарны уңышлы тапшырдык. Ниһаять, безнең часть фронтка якын гына урында позицияләргә урнашты. Бер атна үткәч, алгы сызыкка күчерделәр. 6 ноябрь иде, бу мәңгегә хәтеремдә уелып калды.
Фронтка мине укчы белгечлеге буенча әзерләделәр, коралым АКМ– Калашников автоматы. Шуны яхшы хәтерлим: җир туңмаган иде әле, окоп казып, дошман һөҗүмен каршы алырга урнаштык. Менә дошман минометлардан ата башлады. 80 миллиметрлы снарядлар оча. Аларның куркынычы шунда – шартлагач, кыйпылчыклары күп. Көтмәгәндә шартлау яңгырады, аннан соң бернәрсә дә хәтерләмим.
Аңыма килсәм, шартлаудан соң мине балчык күмеп киткән. Башымны күтәреп караштырам – миңа сугышчан хезмәттәшем, якташым, Өчтүбә авылыннан Фәнил Зыятдинов якынайды, янында башка беркем юк. Кулларын селкеп нәрсәдер сөйли – һич аңламыйм. Якынрак килде дә ярамны бәйләмәкче булды. Мин сызланып ятам. Алгы сызыкка керер алдыннан безгә махсус шприцлар бирделәр, аны кадагач, авырту басыла. Фәнил укол ясамакчы булды, әмма мин рөхсәт итмәдем, чөнки аңсыз калсам, үләрмен кебек иде. Шуны уйлап беттем дә, тагын аңымны югалттым.
Танк тавышыннан уянып китсәм, Фәнил ярдәм алып килгән. Танк дигәнем махсус машина, әмма аңа ата торган туп куелмаган. Водитель белән Фәнил танкка күтәреп мендерделәр, артта кан эзе кала. Сугыш гарасаты бер минутка да тынмаган алгы сызыктан исән-имин алып чыккач, мине “Урал” автомашинасына күчерделәр. Аның белән Сватово шәһәрендә урнашкән кыр госпиталенә илтеп тапшырдылар.
– Якташың озатып куйдымы?
– Юк, Фәнил алгы сызыкта калды, чөнки дошман һөҗүме тиз генә тынмагандыр. Дөресен әйткәндә, үлемнән мине нәкъ Фәнил алып калды, мин аңа гомерем буе бурычлы. Әйткәндәй, якташым әле дә махсус хәрби операция зонасында, аның имин, сау-сәламәт кайтуын телим. Миңа беренче операцияне кыр госпиталендә ясадылар. Шунда хәрби табиблар тәнемдә төрле зурлыктагы 16 снаряд кыйпылчыгы булуын ачыклап, сәламәтлеккә куркыныч янаганнардан берничәсен алган. Аннары Белгородка озаттылар, операцияләр монда да дәвам итте, янә берничә кыйпылчыкны алганнар. Аннары инде Екатеринбургка китерделәр, дәвалау курслары монда 6 ай 10 көн буена дәвам итте. Барлыгы 11 операция кичердем, әмма тәнемдә 4 ярчык барыбер калды. Табиблар моны әлегә аларның сәламәтлегемә куркыныч янамавы белән аңлатты.
– Аннан соң дәвалану озак бардымы?
– 2023 елның 21 апрелендә табибларның махсус комиссиясе “Д” категориясе буенча минем хәрби хезмәткә яраксызлыгым турында карар кабул итте. Әмма ул рәсми рәвештә Мәскәүдә расланырга тиеш. Ниһаять, 8 майда бу хакта хәбәр алынды. Моңа өстәп, миңа икенче төркем инвалидлык та бирелде. Сугышта әллә ни зур батырлыклар күрсәтмәсәм дә, хәрби бүләкләрем – “Батырлык өчен” ордены, Шәйморатов медале белән горурланам.
– Ничек депутат булып киттең?
– Каран авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Валерий Исхаков киңәш биргән иде. Депутат булу – зур җаваплылык. Яугирләр һәм аларның гаиләләре турында төрле дәрәҗәләрдә зур хәстәрлек күрелсә дә, алар барыбер көндәлек ярдәмгә мохтаҗ. Моңа район Советы утырышларында, сайлаучылар белән очрашуларда, башка чараларда катнашып, янә бер кат ышандым. Бу юнәлештә эшчәнлегемне дәвам итеп, якташ-яугирләрнең социаль хокукларын яклау – депутат сыйфатында минем өчен изге бурыч.
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе Фәнүр Гыйльманов әңгәмәләште.