Якташлары алар өчен «Нива» автомобилен, электродлы эретеп ябыштыру аппаратын, домкратларны, автомобиль ачкычлары җыелмаларын, маскировка челтәрләрен, хуҗалык перчаткаларын әзерләгән.
"Болар барысы да хакимият һәм район халкы көче белән җыелды. Барысы да эшнең мөһимлеген аңлый, барысы да фронтка, безнең сугышчыларга ярдәм итәргә тели. Һәркем уртак эшкә өлеш кертә. Безнең сугышчылар алгы сызыкта лаеклы хезмәт итә, ә без аларга һәртөрле ярдәм күрсәтәбез", дип язган Венер Насретдинов социаль челтәрләрдә.
Фото: "Башинформ" агентлыгы