– Минем хәрби булып китүемә башлангыч хәрби әзерлек – НВП дәресен алып баручы укытучым Данияр Килдияров зур йогынты ясады. Мин әле мәктәп укучысы идем, Данияр Рәис улы – Әфганстанда хезмәт итеп кайткан, хәрби чыныгу алган яшь егет. Аның формасы, ышанычлы, нык адымнар белән атлап йөрүе, сөйләшүе, үз-үзен тотышыннан чын ирлек, ышанычлылык, көч бөркелә иде. Өстәвенә, ул – спортчы, мускуллары уйнап кына тора, җитез. Без аңа сокланып карый идек. Ул еш кына: “Ир-егетләр Ватанны саклаучылар булырга тиеш! Кулыгызга корал алып, аны сакларга туры килмәсен. Әмма кирәк чакта ил ирләргә таяна – шуны белеп үсегез, онытмагыз!” – дип кабатлый иде. Кыскасы, без аның дәресләренә теләп йөрдек, автоматны ялт кына сүтеп-кору да, ярышларга әзерләнүләр дә бик күңелле иде. Данияр Рәис улына карап, мин хәрби булырга карар кылдым, – ди бүген СВО зонасында хезмәт үтүче Рузалин Җиһаншин.
Рузалин Хазинур улы – бүген үзе дә тәжрибәле хәрби, ике Чечен кампаниясен үткән. Махсус хәрби операция башланганда да ул Чечня территориясендә хезмәт иткән. СВОга бару карарын ул шундук кабул итә, беренче көннәрдән үк хәрби операциядә. Рузалин – кинологлар взводы командиры.
– Кинологларның бурычы элеккечә калды, тик менә яңа куркынычлар өстәлде. Чечня һәм СВО – икесе ике төрле сугыш. Чечняда кая атарга, кая барырга икәнлеге аңлашыла иде. Ә хәзер үлемнең каян очып киләсен аңламассың. Күк йөзен, тирә-ягыңны даими күзәтергә кирәк, – ди ул.
Аның сүзләренә караганда, хәрбиләргә антидрон пәрдәләр бик нык ярдәм итә икән. Әлбәттә, тупланган тәҗрибә дә яңа сугышчан бурычларны үтәргә ярдәм итә. Дүрт аяклы иптәше белән бергә Рузалин Җиһаншин юлларны, биналарны, ташландык йортларны тикшерә. Калдырылган, үлем янап торган миналарны табып, саперларга хәбәр итәләр.
– Миналар бик күп, чөнки дошманнар әле СВО башланганчы ук бик нык әзерләнгән, – ди ул. – Һәр кинологның үз эте бар. Аны бәләкәй чагыннан ук аласың, тәрбиялисең, хезмәткә әзерлисең. Никадәр күбрәк көч түксәң, яхшырак өйрәтсәң, ул шулкадәр сыйфатлырак, яхшырак һәм озаграк хезмәт итәчәк. Кинолог тәҗрибәм зур, СВОга кадәр үк без Бөтенрусия ярышларына йөри, үзебезнең гаскәрләр арасында беренче урыннарны яулый идек. Еллар буе тупланган тәҗрибә бүген әнә шулай ярдәм итә. Этләргә килгәндә, алар, нигездә, немец овчаркасы һәм Бельгия токымлы. Хәзер бельгиянекеләрне ешрак өйрәтәбез, алар чыдамрак һәм җитезрәк. Эссе климат өчен дә туры киләләр. Этләр белән күнекмәләрне һәрвакыт камилләштерәбез. Шәхсән минем этем – бельгия овчаркасы Лика. Аның белән бергә мәктәпләрне, йортларны, административ биналарны, хәрби колонналарның юлларын тикшерәбез. Алар тоткарлыксыз, исән-имин узсын, кулдан ясалган шартлаткыч җайланмалар салынмасын өчен иң тәүдә этләр белән без узабыз, аннары – колонналар, – дип, эше белән кыскача гына таныштыра ул.
Рузалин Җиһаншин отпускка кайткан вакытын да бушка үткәрми, “Батырлык дәресләре”ндә катнаша, мәктәпләргә очрашуларга йөри, волонтерларга булыша.
– Минем хатыным да – волонтер. Кайткан чакта аңа булышам. Үзебезнең хәрби хезмәткәрләргә посылкалар җыябыз, рацияләр, аптечкалар сатып алабыз. Минем, консультант буларак, ярдәмем тия. Нинди рация яхшырак, кайда нинди дарулар, медикаментлар кирәк, кайсы жгут-турникетлар яхшырак – үзем төрле юнәлешләрдә хезмәт иткәч, кайсы өлкәдә хәлнең ничек икәнен беләм, хәрби хәлләрне дә, климатны да. Шәмнәр һәм маскировка челтәрләре әзерләгәндә дә киңәшләремне җиткерәм. Әйткәндәй, ул шәмнәр һәм челтәрләр безгә бик нык ярдәм итә, аларны әзерләүчеләргә зур рәхмәт!
Безнең хәрби рух күтәренке, сугышчан, чөнки дөреслекнең безнең якта икәнен беләбез. Без, һичшиксез, җиңәчәкбез! – ди ул.
Рузалин Җиһаншин инде хәзер үзе, тәҗрибәле яугир буларак, яшь буынга киңәшләр бирә. Әмма әллә нинди матур сүзләр сөйләми ул. Ныклы адымнар белән төз басып йөрүче, күкрәге медальләр тулы хәрби кайчандыр үзенең укытучысы Данияр Рәис улы әйткән сүзләрне кабатлый: – “Ир-егетләр Ватанны саклаучылар булырга тиеш! Сакларга туры килмәсен. Әмма кирәк чакта ил ирләргә таяна – шуны белеп үсегез, онытмагыз!”
Гөлнара ГЫЙЛЕМХАНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Нефтекама шәһәре.