«Башкортстан» 31нче мотоукчылар полкы сугышчылары махсус хәрби операциянең Кызыл Лиман юнәлешендә дошманны нык кысрыклый. Егетләр җиңүнең безнең кулда булачагын белә.
Аларга бу эштә тәүлек буе Миңнегали Гобәйдуллин исемендәге 2нче мотоукчылар батальоны элемтәчеләре ярдәм итә. Алар фронт линиясендә хәрби кизү тора һәм батальон, полк һәм штаб бүлекчәләрен өзлексез элемтә белән тәэмин итә.
Көндәлек кизү торуларының ничек узуын «Журналист» позывнойлы сугышчы күрсәткән. Алгы сызыктагы гамәлләрнең уңышы турыдан-туры аларның эшенә бәйле. Егетләр бурычларына аеруча җаваплы карый. Үзләре артында иптәшләренең гомере торганлыгын алар яхшы аңлый.
Фото: ТГ-канал «Записки журналиста»