«Башкортстан» мотоукчы полкы сугышчысы «Ветер» (Учалы районы) белдерүенчә, хәрби бурычны үтәү дәвам итә, көн саен дошман позицияләре какшый бара. «Без җиңәргә тиеш!», – ди ул.
Яугир «Перец» (Уфа) Кременнойда хезмәт итә һәм хәзерге вакытта сугышның аеруча кискен баруын билгеләп үтә. «Нацизмны тулысынча тар-мар итәргә кирәк!» – дип ассызыклады ул.
«Соболь» (Учалы районы) – "Д-30" гаубицасы төзәүчесе, СВО өчен бирелгән медальләр иясе. Ул фронтта үзен тапканын әйтә: «Анда мин чын дуслар таптым, үзем өчен яңа тормыш башладым».
Яугирләрне озатырга Башкортстан Башлыгының хәрбиләр белән эшләү буенча киңәшчесе Алик Камалетдинов, Совет районы хакимияте башлыгы Айдар Базгудинов, полк командирының урынбасары Рөстәм Шәһәбетдинов һәм башкалар килгән иде.
«Сез – батыр бабаларыгызның варислары, алар кебек үк, сез дә җиңүгә ирешәчәксез!» – дип мөрәҗәгать итте сугышчыларга Рөстәм Шәһәбетдинов.
Яугирләр, аларның гаиләләре һәм якыннары җиңүгә ышана, ә иң мөһиме – сугышчыларны өйдә көтәләр. Җиңү белән исән-имин кайтыгыз!
Фото: bashinform.news