+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Конкурс җиңүчеләре билгеләнде

Башкортстанда хәрби-патриотик әсәрләрнең республика конкурсы комиссиясе утырышы булды.

Конкурс җиңүчеләре билгеләнде
Конкурс җиңүчеләре билгеләнде


12 мартта Республика йортында ел саен үткәрелә торган республика әдәби, музыкаль әсәрләр, шулай ук хәрби-патриотик тематикадагы сәнгать әсәрләре конкурсында җиңүчеләрне һәм лауреатларны билгеләү буенча конкурс комиссиясе утырышы булды. Аны Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимияте җитәкчесе вазыйфасын башкаручы Азат Бадранов үткәрде.

Эксперт комиссиясе каравына «Әдәбият», «Музыка» һәм «Сынлы сәнгать» номинацияләрендә 123 сәнгать әсәре тәкъдим ителде. Җиңүчеләр акчалата премияләр алачак: беренче урын өчен – 1,5 миллион сум, икенче урын өчен – 1 милллион сум, өченче урын өчен – 500 мең сум. Моннан тыш, комиссия 100 мең сум күләмендә махсус бүләк ияләрен билгеләде.

- Акчалата премия аеруча талантлы, яңалыгы һәм оригинальлеге белән аерылып торучы, шул исәптән махсус хәрби операция геройларының вакыйгаларын һәм батырлыкларын яктыртуга юнәлтелгән әсәрләр өчен бирелә. Алар республиканың сәнгать мәдәниятенә зур өлеш кертә, - диде Азат Бадранов.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны 14 мартта Уфада «АРТ-Корылтай» V Халыкара мәдәни форумы мәйданчыгында бүләкләячәкләр.

Фото: Башинформ.

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: