+1 °С
Болытлы
VKOKTelegramБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар

Шәйморатов батальоны музеенда ниләр күрергә мөмкин?

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Шәйморатов батальоны музее экспозициясе белән танышты. Ул СВО ветераннары башлангычы белән 2023 елда булдырылган иде.

Шәйморатов батальоны музеенда ниләр күрергә мөмкин?
Шәйморатов батальоны музеенда ниләр күрергә мөмкин?

Музейда батальон сугышчылары алып кайткан хәрби экспонатлар – флаглар, кораллар, амуниция, снаряд калдыклары урын алган. Анда, шулай ук, һәлак булган яугирләрнең фотолары саклана.

Хәйрия фонды директоры, генерал Шәйморатовның туруны Марат Гаделшин «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды турында тулырак сөйләде.

"Ватанны саклаучылар" фонды нинди эшләр башкара?
✔ СВО яугирләренә ярдәм итә: гуманитар йөк, квадрокоптерлар, элемтә чаралары һәм антидрон җайланмалары җибәрә.
✔ Ветераннарны эшкә урнаштыру, көнкүреш мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәтә.
✔ Укучылар һәм студентлар белән очрашып, патриотик дәресләр уздыра.
✔ Киләчәктә батальон геройлары турында китап чыгарырга планлаштыра.

Музей Ленин урамы, 43 адресы буенча урнашкан, ул теләгән һәркем өчен ачык.

«Бу – көч урыны. Биредә сугышчылар җыела, аралаша, һәм без алар өчен уңайлы шартлар булдырырга тиеш», – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас: