Барлык яңалыклар
10

"Йөрәкләрне өзәсең, балакай..."

«Киек каз юллары» җырын башкарып танылган якташыбыз Артур Хәсәновның кыска вакытлы ялга кайтуын хәбәр иткән идек.

"Йөрәкләрне өзәсең, балакай..."
"Йөрәкләрне өзәсең, балакай..."
Хәрбине Казанның «Пирамида» залында узган «Халык җәүһәрләре» фестивалендә катнашу өчен чакырганнар икән. Бу хакта фондның социаль челтәрдәге сәхифәсендә язалар.

«Артур кайтты! Халык мәхәббәтен яулап алган Артур Хәсәнов «Киек каз юллары» җыры белән «Халык җәүһәрләре» гала-концертында чыгыш ясап, конкурсның лауреаты булды. Исән-сау әйләнеп кайт, Артур», – диелә анда.

 Җырчының сәхнәгә  чыгуы  зур сюрприз булган. Аны халык басып алкышлаган. 

«Исән-сау әйләнеп кайтып, зур сәхнәләрдә жырларга язсын!»;

«Эххх, йөрәкләрне өзәсең, балакай, исен-сау кайтыгыз, көтәбез», – дип, матур теләкләрен юллый алар.
 
Фото: фондның социаль челтәреннән.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: