+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
16 март 2025, 17:18

Якыннарың белән аралашу бөтен сагынуларны баса!

Бүген кыска вакытлы яллардан соң Башкортстаннан мобилизацияләнгән сугышчылар янә махсус хәрби операция зонасына юл тотты. Озату тантанасы, гадәттәгечә, «Уфа-Арена» спорт комплексы алдында узды.

Якыннарың белән аралашу бөтен сагынуларны баса!
Якыннарың белән аралашу бөтен сагынуларны баса!

Республика хәрби комиссары урынбасары, полковник Дмитрий Литвяков Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән аларга - сугышчан батырлыклары өчен, ә аларның гаиләләренә сабырлыклары һәм ярдәмнәре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Һәм барысына да СВО зонасыннан сәламәт һәм җиңү белән кайтуларын теләде.

Ял вакытында, сугышчыларның үз сүзләренә караганда, алар җыелган мәсьәләләрне һәм көнкүреш проблемаларын хәл итәргә тырышкан: кемгәдер фатирда ремонт ясарга, өлкәнәйгән ата-аналарга хуҗалыкта ярдәм итәргә кирәк булган. Ә иң мөһиме - вакытны туганнар һәм якыннар, балалар белән аралашып үткәрү кадерле. Сугышчыларның кайберләре хәтта «Батырлык дәресләрендә» катнашырга һәм укучыларның төрле сорауларына җавап бирергә өлгергән.

Яугирләрнең берсе билгеләп үткәнчә, үсмерләрнең күбесе СВО зонасындагы хәлләр белән җитди кызыксына һәм аларга Русия һәм республикабыз язмышы битараф түгел. Шуңа күрә, ял вакыты җитмәүгә карамастан, яугир һәм аның сугышчан иптәшләре укучылар һәм студентлар белән очрашудан баш тартмыйлар: "Яшьләр дөреслекне Итернеттан түгел, ә бездән белергә тиеш", – дип саный сугышчы.

Чыганак: resbash.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас