+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
17 март 2025, 15:45

Кыюлар кавеменнән ул!

Олыкүл авылы егете Азамат Мөрсәлимов яу кырында чын ватанпәрвәрлек һәм каһарманлык үрнәге күрсәтә.

Кыюлар кавеменнән ул!
Кыюлар кавеменнән ул!
Кырмыскалы районының Карлыман авыл биләмәсендә махсус хәрби операциядәге яугирләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү югары дәрәҗәдә оештырылган. Авыл биләмәсе хакимияте башлыгы Азат Әхмәтҗанов үзе дә яугирләр белән даими элемтәдә тора. Хәлләрен белешеп, нәрсәгә мохтаҗ булуларын сораштыра, кыска вакытлы ялга кайтучылар белән очрашулар да үткәрә. Шушы көннәрдә махсус хәрби операция зонасыннан яраланып ялга кайткан Азамат Мөрсәлимов белән күрешеп сөйләштек.

Чын ватанпәрвәр булып үсә

Азамат Олыкүл авылындагы күркәм гаиләләрнең берсендә – Зәлифә Насыйбулла кызы һәм Миңнегали Гайса улы Мөрсәлимов­ларның өченче баласы булып дөньяга килә. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнеп, ике апасының терәге, ярдәмчесе булып үсә. Урындагы мәктәпне тәмамлау белән Кырмыскалы авылындагы һөнәрчелек лицеенда тракторчы-машинист белгечлеген үзләштерә. Армия хезмәтен Ерак Көнчы­гышта – Амур өлкәсендәге артиллерия гаскәрләрен­дә үтә. Аннан кайту белән “Альфа” җәмгыятенә водитель булып эшкә урнаша.
Узган елның сентябрендә Русиянең Оборона министрлыгы белән контракт төзеп, үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына юллана. Дусла­рының, сыйныф­таш­ларының күбесе илебез азатлыгы өчен көрәшкәндә ул да читтә кала алмый. Ләкин үзенең җитди карары турында якыннарына ничек әйтергә белми. Җаен табып, туган көнендә әнисе белән чәй эчеп утырганда ул аңа үзенең уй-ниятен белдерә. “Әни, мин СВОга барам”, – ди. Әлбәттә, Зәлифа апа әйтүенчә, ул моны шаяру дип кабул итә һәм: “Улым, гомерләре беткәннәр тыныч тормышта да үлә, гомерең бетмәсә, исән-имин кайтыр­сың”, – дип ул да шаяру аша шулай ди. Ләкин улының шундый карар кабул итүенә ана кеше барыбер дә ышанып бетми. Берничә көннән мондый ниятенең күптән уйланылган булуын, улларының кеч­кенәдән әйткән сүзендә торуын белеп, әти-әнисе башкача үгетләми, исән-имин әйләнеп кайтуын теләп озаталар.

Дуслык һәм бердәмлек ярдәм итә

Егет ике ай тирәсе Свердловск өлкәсенең Елань шәһәрендә, аннары Чиләбе өлкәсенең Чибәркүл шәһәрен­дә әзерлек үтә. Төрле яшьтәге 26 ир-егет белән берлектә 201нче хәрби частька эләгә. Донецк Халык Республикасында Пок­ров юнәлеше буенча яуларда катнаша.
Курку хисе бөтенләй булмады, дип әйтү дөрес булмас, бу – табигый хәл. Азамат үзе әйтүенчә, водитель булып эшләгән вакытта да юлда төрле хәлләрне, фаҗигаләрне күрергә туры килә, шуңа психологик яктан ул барысына да әзер була. Бәлки, Туган илне саклау егетләрнең канындадыр. Өстәвенә, Азамат­ның картәтиләре Бөек Ватан сугышында катнашкан. Әнисенең бертуган энесе Айрат Баймөхәммәтов та Азамат өчен үрнәк булып тора – Әфганстан сугышын үткән яугир бүген районда яшь буынга патриотик тәрбия бирү белән шөгыльләнә, шулай ук якын туганнары арасында да әфганлылар байтак.
Штурмчы-пулеметчы беренче яуны яхшы хәтерли, ләкин бу хакта бик сөйлисе килми, каты яуда бик күп иптәшләрен югалта ул. Үзе дә яралана. “Чын дуслык анда ул, туганга әйләнеп беттек”, – ди егет. Шулвакыт сүзгә әнисе кушыла: “Сирәк булса да, башлыча, госпитальдән видеоэлемтә аша сөйләшәбез. Дуслары да безнең белән исәнләшә, хәлебезне белешә, тынычландыра. Хезмәткә дә күмәк­ләшеп озаттылар, әле менә кайтачагын белеп, алдан ук килеп көтеп тордылар. Үзе эшләгән оешма җитәкчелеге һәм хезмәттәшләре дә килеп хәлен белде. Улымның шундый дуслары булуына шулкадәр шатланам һәм шундый ул үстерүебез белән горурланам”, – ди Зәлифә апа, шатлыклы күз яшьләренә ирек биреп.
Әлбәттә, үзең яхшы булсаң, башкалар да сиңа шундый мөнәсәбәттә. Улларына яхшы тәрбия биргән Мөрсәлимовлар. Әле каты яраланса да, тизрәк савыгып, үзенең хәрби иптәшләре янына ашкына.
Бу яралану көтелмәгән дисәң дә була, ләкин, яугир үзе әйтүенчә, сугышта барысына да әзер булырга кирәк. Төнлә алар урнашкан блиндажга “Баба-Яга” гексакоптеры танкка каршы мина ташлап китә. Нәтиҗәдә, блиндаж ишелә, ә яугирләрнең күбесе яралана. Азаматның да кулына һәм аягына мина кыйпылчыклары эләгә. Алгы сызыктан чыкканчы берничә көн үтә. Яраланган яугирләрне башта – Донецк, аннары Ростов өлкәсендәге госпи­тальгә озаталар. Ижевскида Азаматка операция ясыйлар. Кулы җитди җәрәхәтләнгән, әлегә ике бармагы гына хәрәкәтләнә. Шулай да, егет табиблар кушканны үтәп, тизрәк савыгу өчен тырыша. Ай ахырында комиссия үтеп, яңадан хезмәт урынына барырга әзерләнә. Әнисе дә көн саен улының кулын тикшереп тора. “Улым, курокка баса аласыңмы әле?” – дип шаяртып, рухын күтәрә. Ләкин үзе, билгеле инде, баласы өчен сызлана һәм сугышның тизрәк тәмамлануын, дөньяда тыныч­лык урнашуын тели.

“Ярдәм өчен зур рәхмәт!”

Солдатлар бер нәрсәгә дә мохтаҗ түгел. Барысы да бар, Русиянең барлык төбәкләреннән гуманитар ярдәм килеп тора. Моның өчен чиксез рәхмәтлебез, ди егет. Янә әнисе сүзгә кушыла: “Яраланып госпитальгә эләккәч тә, баштанаяк тулысынча киендергәннәр, барлык кирәк-ярак, шәхси гигиена чаралары белән дә тәэмин иткәннәр. Госпитальләрдәге волонтерлар да яраланучыларга аналарча хәстәрлек күрсәтә, дип сөйләде улым”, – дип, Зәлифә апа изге күңелле кешеләргә рәхмәт укый.

Сәгатьләр тарихы

Авыл хакимияте башлыгы Азат Әхмәтҗанов үзе дә, Азамат кебек, артиллерия гаскәрләрендә хезмәт иткән. “Менә бу сәгать Азаматныкы”, – дип башлады ул сүзен, кулындагы сәгатен күрсәтеп. Баксаң, җыелу пунктына Азаматны озатырга барганда, ул аның сәгатенең браслеты озынрак булгач, бераз уңайсыз икәнен абайлап ала. Егет тә кыскартырга вакыт булмады, дип зарлана. Шунда Азат Марат улы үзенә Мәскәү шәһәрендә сатып алган артиллерия сәгатен салып: “Артиллеристтан – артиллеристка! Җиңеп кайткач, минем сәгатемне кире бирерсең!” – дип, Азаматның кулына тага. Ә аныкын, браслетын яраклаштырып, әлегә үзе тагып йөри. Азамат өчен бу үзенә күрә Җиңү белән кайту өчен көч тә биреп тора. Ә иң мөһиме – махсус хәрби операциянең вакытлыча булуын, аны һәм барлык яугирләрне тиз арада Җиңү белән көтүләрен дә чагылдыра.

Каһарманнар янәшәдә яши

Азамат Миңнегали улын туган мәктәбендә дә көтәләр, очрашуларга чакыралар.
– Авыл халкына да зур рәхмәт. Юлда, кибеттә күреп тә: “Азаматтан хәбәр бармы, хәлләре ничек?” – дип сорашалар, изге теләкләрен җитке­рәләр. Укытучылары да күргән саен хәлен белешә. Шул вакыт рәхәт булып китә, тынычланып, күңел күтәрелә. Бөтен халык безнең белән, без кичергән хисләр һәркемнең күңелен биләгән, барысы да ир-егетләрнең исән-имин әйләнеп кайтуын, тынычлык урнашуын тели. Яугирләрнең әти-әниләренә ярдәм күрсәтелүе улларыбызга да рухи көч өсти, – ди Зәлифә Насыйбулла кызы. – Азат Марат улы да: “Нинди ярдәм кирәк?” – дип даими шалтыратып тора. Аллаһка шөкер, барысы да бар, хуҗалыктагы эшләрне башкарырга үзебезнең кулдан килә. “Хәлегез ничек?” – дип сорау да җитә безгә, – ди Мөрсәлимовлар.
Азамат исеме гарәп теленнән бөек, горур, батыр егет дигәнне аңлата. Исеме җисеменә туры килә егетнең. “Үз-үзеңә ышаныч, туган илгә карата булган сөю хисе, авылдашларның чиксез ярдәме безне, һичшиксез, җиңүгә китерәчәк!” – ди Азамат көр кәеф белән. Шулай булыр да, барыбыз да ир-егетләребезнең исән-имин булып, тиздән җиңү белән кайтуын көтәбез.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Автор: Эльвира Ямалетдинова
Читайте нас