+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
18 март 2025, 10:50

Без бердәм! Без җиңәчәкбез!

“Маскировка челтәрләрен догалар укый-укый үрәбез”, – ди Красная Горка авылында яшәүче гүзәл затлар.

Без бердәм! Без җиңәчәкбез!Без бердәм! Без җиңәчәкбез!
Без бердәм! Без җиңәчәкбез!
Без еш кына әти-әниләрнең, әби-бабаларыбызның язмышы белән кызыксынабыз. Андый вакытларда шуңа игътибар иткәнем бар: сөйли башлаганда алар иң тәүдә шушы чорда илдә нинди хәлләр булуын бәян итә. Соңрак инде аларның да язмышы шушы вакыйгаларга бәйле була. Ягъни аларга, тәү чиратта, Туган илнең язмышы мөһим.

“Бердә түгел, илдә көч”, ди халык. Чыннан да, илебез тарихына күз салсак, никадәр авырлыклар, сугышлар, үзгәртеп корулар булганын күрәбез. Боларның һәркайсы гаиләләребез шәҗәрәсенә дә тыгыз үрелгән. Бәлки, шуңа да безнең халык төрле сугышлардан җиңү белән кайткандыр, бәлки, шуңа да башка илләр безне бердәм, тату дәүләт буларак кабул итәдер.
Махсус хәрби операция башлангач, бик күп ир-егетләр кулларына корал алып, илне сакларга юлланса, тыл аларга ярдәм итүдә берләште. Бүген инде фронтка никадәр гуманитар йөк озатылганын һәм андагы якташларга нинди ярдәм күрсәтелүен санап чыгу да мөмкин түгел, чөнки республикада яшәүче һәркем аңа үз өлешен кертергә тырыша.

Нуриман районының Красная Горка авылында яшәүче өлкән яшьтәге апалар да яу кырындагы туганнарына, улларына төрлечә ярдәм итә.

– Биредәге “Ак инәйләр” республика оешмасының бүлекчәсе 4 ел элек төзелгән иде. Атамасыннан күренүенчә, бирегә өлкән яшьтәге хатын-кызлар йөри. Тагын да ул Павловка, Кызыл Яр, Иске күл һәм Яңа күл авылларында бар. Тәүге вакытта без укучылар белән төрле чаралар үткәрә идек. Программа буенча, без башкорт халкының гореф-гадәтләрен, авыз-тел иҗатын, кәсепләрен, милли киемнәрен тергезү буенча эшләргә тиеш. Шул рәвешле без “осталык дәресләре” үткәрә идек. Үзебезнең аш-суларны өйрәндек, түшелдерекләр тектек һәм шуңа охшаш башка чаралар үткәрдек. Гомумән, бик актив тормыш алып бара идек. Әмма махсус хәрби операция башлангач, без мондый мәдәни чаралар үткәрүне кыскарттык, күбрәк яугирләребезгә ярдәм итү юлларын эзлибез, – ди Красная Горкадагы “Ак инәйләр” оешмасы җиәкчесе Гөлчәчәк Хәйруллина.

Бирегә йөрүчеләр тәүдә маскировка челтәрләре үрә башлый. Соңрак оекбаш-перчаткалар да бәйли алар. Хәтта бәйләм түгәрәге дә оештыра Гөлчәчәк апа. Шулай итеп, берсеннән икенчесе өйрәнеп, бәйләм серләренә төшенә алар.
– Окоп шәмнәрен бик күп әзерләдек. Хәзер инде СВОга ничәне җибәргәнебезне төгәл генә әйтә дә алмыйм. Күптән түгел “коры душ” әзерли башладык. Ул да сугышчыларыбызга бик кирәк, аны куллану да җиңел. Тәүдә бу эшләрне оешмага йөрүче хатын-кызлар башкарса, хәзер инде районыбызда яшәүче башка ханымнар да кушылды, – ди ул.

Оешма җитәкчесе билгеләвенчә, кыска ялга кайткан сугышчылар үзләре дә “Ак инәйләр” янына килеп йөри. Андый чакта инде апалар кирәк-яракны сугышчының үзе аша ук җыеп җибәрергә тырыша, чөнки шул рәвешле ярдәм тизрәк адресатларына барып җитә.

Әйткәндәй, Нуриман районында мондый эш белән шөгыльләнүче башка оешмалар да бар. Мәсәлән “Хәзинә” татар хатын-кызлары оешмасы яу кырындагы якташлар белән даими элемтәдә тора.
– Бүген күпләребезнең туганнары СВОда. Бирегә җыелып, аралашабыз, күңелебезне бушатабыз. Эш вакытында шулай сөйләшү рәхәт бит ул. Егетләребезнең исән-имин кайтуын теләп, корбаннар чалдык, җыелышып теләкләр телибез. Бәйләмнәребезне дә догалар укый-укый бәйлибез. Илгә килгән авырлык бит ул. Аны бергәләп күтәрсәк – җиңеп чыгарбыз. Илебезнең киләчәге матур булыр дигән өмет белән яшибез, – ди “Хәзинә” оешмасы әгъзасы Зөлфирә Шәрәфетдинова.
– Безнең ветераннар бик актив. Алар район күләмендә үткән чараларда да еш катнаша. Әмма әлеге вакытта төп эшебез – СВОга ярдәм итү. Югарыда әйтелгәннәрдән тыш, беләзекләр дә үрәбез. Моның өчен 5 метр җеп таләп ителә. Кирәк чакта аны сугышчылар тиз генә сүтә һәм файдалана ала. Бу җеп бик чыдам, 250-300 килограмм авырлыкны күтәрә ала.
Бүген бездә дүрт коллектив бар. Аларның һәркайсы бу эшләрдә актив катнаша, – ди Красная Горка авылы Ветераннар советы рәисе Дамира Хөбетдинова.
Чыннан да, без – һәр авырлыкны бергә күтәрергә өйрәнгән халык. Монда ничә яшьтә булуыбыз да, биләгән вазыйфаларыбыз да мөһим түгел. Шуңа да бу юлы да бердәмлек, татулык җиңәчәгенә шик юк.

Гөлия Гәрәева.
Нуриман районы.
Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас