+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Батырлар дәвере
18 март 2025, 11:19

СВОда катнашучы укучылар белән очрашты

Аскын районының Күнгәк авылы мәктәбендә СВО яугире укучылар белән очрашты. Аның барышында фронт тормышы турында ачыктан-ачык сөйләшү узды.

Күнгәк авылы мәктәбе архивыннан
Фото: Күнгәк авылы мәктәбе архивыннан

“Ватанны саклаучылар елы” кысаларында Күнгәк мәктәбендә махсус хәрби операция яугире, "Брабус" позывнойлы сугышчы белән очрашу узды. Кыска вакытлы ялга кайткан сугышчы үзе дә шушы мәктәптә укыган булган. Очрашуда Аскын районы хакимияте башлыгы Динис Йосыпов, район Советы секретаре Рима Нәбиуллина, шулай ук Әфганстан сугышы ветераннары да катнашты.

Яугир укучыларга үзенең хәрби хезмәте турында сөйләде. «Солдат физик яктан гына түгел, рухи яктан да әзер булырга, кыен хәлләрдә тиз карар кабул итә белергә тиеш», – диде "Брабус".

Ул солдатлар өчен туганнарының һәм җәмәгатьчелекнең рухи-әхлакый ярдәме бик мөһим булуын да ассызыклады.

«Беренчеләр» хәрәкәте укучылары сугыш шартлары, солдатларның көнкүреше һәм хәрби техника турында сораулар бирде.

«Мондый очрашулар яшьләрдә Ватанга мәхәббәт һәм аны саклаучыларга карата хөрмәт тәрбияли. Юнармия хәрәкәтенең төп максаты да – патриотик рухлы яшьләр үстерү», – дип билгеләп үтте мәктәпнең «Беренчеләр» хәрәкәте вәкиле Рауза Таваева.

Очрашу ахырында укучылар яугиргә ныклы сәламәтлек, имин хезмәт һәм тиздән өйгә әйләнеп кайтуын теләде.

Күнгәк авылы мәктәбе архивыннан
Күнгәк авылы мәктәбе архивыннан
Күнгәк авылы мәктәбе архивыннан
Фото: Күнгәк авылы мәктәбе архивыннан
Читайте нас