Барлык яңалыклар
10

Ветераннарыбызга эшлекле киңәшләр бирелә

19 мартта Ишембай шәһәренең Күпфункцияле үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашкан ветераннар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен «Тыныч тормышка кайту» дип аталган семинар узачак.

Ветераннарыбызга эшлекле киңәшләр бирелә
Ветераннарыбызга эшлекле киңәшләр бирелә
Чара барышында дәүләт ярдәме чаралары һәм эшкуарлык эшчәнлеген алып бару мәсьәләләре каралачак.

– Быел бездә мондый семинарлар, очрашулар, "түгәрәк өстәл"ләр һәм консультацияләр МФЦның барлык офисларда да планлаштырылган. Катнашучылар бизнесны үстерү өчен мөмкинлекләр, шулай ук ярдәмнең башка төрләре турында мөһим мәгълүмат ала алачак, – дип билгеләп үтте Башкортстанның МФЦ директоры Наталья Куприянова.

Үткәрү урыны: Ишембай шәһәре, Гагарин урамы 1 (11:00 сәгатьтә).

Сораулар белән 8 (34794) 6-30-42 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: