Барлык яңалыклар
10

"Звезда" тулы бер полкны ашата!

- Яхшы сугышчы - тук сугышчы. Моны мин бервакытта да онытмыйм, һәм безнең командавание сугышчыларны тәмле һәм туклыклы итеп ашатырга тырыша, — ди «Звезда» позывнойлы яугир.

"Звезда" тулы бер полкны ашата!
"Звезда" тулы бер полкны ашата!



Аңа 31 яшь. Ул Ишембай нефть көллиятен тәмамлаган, армиядә хезмәт иткән, «Газпром нефтехим Салават» оешмасында аппаратчы булып эшләгән, өйләнгән, ике баласы бар.

2022 елның 25 сентябрендә ул повестка алган һәм өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган. Армия хезмәтен үткән чакта ук ул өч айлык пешекчеләр курсын үткәнлектән, билгеләнгән урынга барганда инде берничә повар белән бергә мобилизацияләнгәннәрне ашата.

Көн саен "Звезда" һәм тагын җиде пешекче 600-800 кешене тукландыралар.
- Без ашарга әзерләп кенә калмыйбыз, бездә дә бронежилетлар, автоматлар, сугыш кирәк-яраклар бар, кыскасы - тулы комплектлы сугышчылар. Постларда каравылда да торабыз, штаб, КПП, складларны да саклыйбыз, - ди яугир.

Бу хакта https://vk.com/sgvibor яза. 

Фото: https://vk.com/sgvibor

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: