Барлык яңалыклар
10

"Черный" орден белән бүләкләнгән

Салават районының Чулпан авылында туып-үскән Илдар Һадиев (позывное -"Черный") Изге Георгий орденының аерым билгесе - 4нче дәрәҗә Георгий тәресе белән бүләкләнгән.

"Черный" орден белән бүләкләнгән
"Черный" орден белән бүләкләнгән

Илдар Һадиев СВОга 2022 елның сентябрендә мобилизацияләнә. Ул төпле әзерлек үтә һәм иптәшләре белән бергә сугыш зонасына җибәрелә. Егет пехотада хезмәт итә, штурм хәрәкәтләрендә катнаша, батырлык күрсәтә. Берничә мәртәбә отпуск белән бүләкләнә, аны әти-әнисе, хатыны һәм 1нче сыйныфта укучы улы көтә. 35 яшьлек сугышчы шулай ук патриотик чараларда катнаша, кыскасы, отпускны файдалы уздыра.

"Черный" - пулеметчы һәм аның участогында штурм гамәлләренең уңышы күп очракта аңа бәйле. Ул дошманның ут нокталарын һәм тере көчен юк итә. Илдар Артемовск (Бахмут) һәм Клещеевка кебек эре торак пунктларны азат итүдә катнаша.

Башкортстанда яшәүче һәркем герой була ала. Үзеңнекеләргә ничек кушылырга һәм контракт төзергә икәнен Русия Оборона министрлыгының бердәм белешмә номеры -117, Ситуацион үзәк -122, яки (347) 218-19-19, шулай ук «Минем документлар» МФЦ офисларында белергә мөмкин.

СВО зонасында хезмәт итү, хәрбиләрнең гаилә әгъзаларына ярдәм чаралары турында барлык мәгълүмат шулай ук башбат.рф сайтында, телеграммның чат-ботларында бар. Контрактка кул куйган кешегә бер тапкыр бирелә торган түләү яңа елдан Башкортстанда 2 млн сумга кадәр арттырылды. Шулай ук, контрактчыларга аена 210 мең сум күләмендә айлык хезмәт хакы каралган.

Фото: "На земле Салавата"

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: