Русия Федерациясе Кораллы Көчләренең Югары башкомандующие Владимир Путин Башкортстаннан 3нче мотоукчылар дивизиясенең 1220нче полкы хәрбиләренең Курск өлкәсен азат итүдәге өлешләрен югары бәяләде. Бу хакта дәүләт башлыгы Курск группировкасы белән идарә итү пунктларының берсендә киңәшмәдә әйтте.
«Сез инде үзләрен иң яхшы итеп күрсәткән кайбер подраделениеләрне билгеләдегез, мин аларны көн саен диярлек ишетәм, соңгы вакытта иртән дә, кич тә, һәм Сез кайберләрен атадыгыз, мин барыбер үзем ишеткәнне атыйсым килә.
3нче мотоукчылар дивизиясенең 1220нче мотоукчылар полкы. Генераль штабның баш оператив идарәсе җитәкчелегенә башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерәсем килә", — диде Владимир Путин Русия Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы-оборона министрының беренче урынбасары Валерий Герасимов докладыннан соң.
Әлеге подразделениедә Башкортстаннан мобилизацияләнгәннәр, шул исәптән махсус хәрби операция ветераны Уфадан Павел Самойлинның «Кайтыр» позывнойлы улы Илья хезмәт итә. Бу хакта Самойлин үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Павел Самойлин Русия Президенты Указына ярашлы Батырлык ордены белән бүләкләнде. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров аңа генерал Шайморатов орденын тапшырды.
Фото: кремлин.ру