+1 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
10
Батырлар дәвере
20 март , 18:22
"Без геройларыбызның батырлыкларын онытмаячакбыз..."
Бүген, 20 март көнне, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районында Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик паркында булды. 16-21 март көннәрендә биредә «Ирләрчә сөйләшү» дип аталган профильле смена уза. Төбәк җитәкчесе 320 курсант – республиканың хәрби-патриотик клубларында тәрбияләнүчеләр, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларның балалары һәм авыр яшүсмерләр белән бергә тактик уенда катнашты.
"Без геройларыбызның батырлыкларын онытмаячакбыз..."
Тантаналы сафка тезелгән катнашучыларны төбәк Башлыгы сәламләде.
- Безнең парк Русия Герое Максим Серафимов исемен йөртә. Бу яшь десантчы Ватанны саклаганда һәлак булды. Ул иптәшләрен коткарыр өчен гранатаны үз гәүдәсе белән каплады. Махсус хәрби операция вакытында республиканың 13 кешесе "Русия Герое" исеменә лаек булды. Меңләгән сугышчы орден һәм медальләр белән бүләкләнде. Дистәләгән мең якташыбыз хезмәтен дәвам итә. Кызганычка каршы, югалтулар бар. Әмма без һәрвакыт Ватан өчен гомерләрен биргәннәрне истә тотачакбыз. Сезнең арада, иптәш курсантлар, әтиләре дә СВОда һәлак булганнар бар. Без аларның истәлеген, һичшиксез, саклаячакбыз, – дип ассызыклады Радий Хәбиров һәм һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алырга тәкъдим итте.
Төбәк җитәкчесе курсантларга «Ирләрчә сөйләшү» проектының төп максаты – Ватанны саклаучыларны тәрбияләү турында сөйләде.
Арытаба плацта Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасы гимннары яңгырады, аннары дәүләт флагларын күтәрү тантанасы, плац-концерт һәм курсантларның тантаналы узуы булды.
Чакырылган кунаклар арасында СВО ветераны, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Артур Галиев, Русия Герое Максим Серафимовның әтисе Владимир Серафимов, «Русиянең иң көчле кешесе» турнирының дүрт тапкыр җиңүчесе Эльбрус Нигъмәтуллин, автор-башкаручы, Башкортстанның атказанган артисты Рамил Бәдамшин бар иде. Чарада, шулай ук, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнашты.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучы егет белән аралашты. «Джонни» позывнойлы пулемет взводы командиры урынбасары төбәк җитәкчесенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм истәлеккә шеврон бүләк итте.
Бу хакта тулырак:
https://glavarb.ru/ru/news/event/v-parke-patriot-prohodit-respublikanskaya-profilnaya-smena-muzhskoy-razgovor-74774/
Автор:
Ример Насретдинов
Читайте нас:
Cайт использует файлы cookie и сервисы сбора технических данных посетителей.
Продолжение пользования сайтом является согласием на применение
данных технологий
Принять